Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кыла. Төп максаты - "Татнефть" ГАҖ акционерларның гомуми еллык җыелышында катнашу. Башта Рөстәм Миңнеханов җәмәгать судьяларының яңа бинасында булды.
Аны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР юстиция министры Лариса Глухова һәм башкалар озата йөрде.
Элекке җәмәгать судьялары төрле биналарда утырган, еш кына торак йортларның беренче катларында участоклары урнашкан. Бу кыенлыкларга китергән: участокларны өске катлардан су баскан, ә бу суд милкенә зыян китерә.
2015 елда җәмәгать судьяларына яңа бина төзү турында карар кабул ителгән. Яңа бинада капиталь ремонт ярты елда тәмамланган.
Рөстәм Миңнеханов төзелеш эшләре нәтиҗәсен бәяләде. Ул суд бинасын карады, судьялар кабинетларында, архив бүлмәләрендә булды. ТР Президентына хәбәр ителгәнчә, аз мобильле кешеләр өчен бөтен шартлар булдырылган.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов суд практикасының яңа алымы - видеоконференцэлемтә системасы белән танышты. ТР Президенты әлеге алымны уңай бәяләде һәм бөтен республикага тәҗрибәне кулланырга тәкъдим итте.
Суд коллективы белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бу Татарстанда иң уңайлы һәм җәмәгать судьялары эшенә яраклаштырылган бина. "Бүген җәмәгать судьялары ешрак халык белән эшли. 70 тән артык эш - гражданнар эше, - диде ТР Президенты. - Әлеге матур бина әлмәтлеләр өчен законлылык һәм тотрыклылык нигезе булыр дип өметләнәм".
ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев искәрткәнчә, Татарстанда җәмәгать судьяларын урнаштыру буенча планлы эш алып барыла. Чаллы, Түбән Кама һәм Казанда берничә объект сафка кертелгән.