Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов ТР статистика органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
2010 елның 20 октябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикабызның статистика органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Бөтендөнья статистика көне белән котлады.
ТР Президентының котлавында болай диелә:
“Республикабызның статистика органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән котлыйм. Әлеге бәйрәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы карары нигезендә 2010 елның 20 октябрендә билгеләп үтелә.
Әлеге карар статистика хезмәтенең глобаль икътисадны үстерүдәге әһәмиятен һәм җитди эшчәнлеген тану, аның хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы һәм эшкә бирелгәнлегенә тирән хөрмәт билгесе булып тора.
Дөрестән дә, бүген яхшы оештырылган, иң заманча техника белән җиһазландырылган статистика органнарыннан башка ил һәм төбәкләрнең социаль-икътисади үсешенә сыйфатлы мониторингны да, яхшылап уйланылган һәм перспективалы үсеш планнарын да күз алдына китереп булмый.
Бу көнне эшчәнлекләре һәрвакытта да оперативлык, җаваплылык, үз алдындагы бурычларга иҗади якын килү белән аерылып торган Татарстан статистикасының данлы традицияләре турында мактау сүзләре әйтергә кирәк.
Статистика органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен халык санын алуны оештыру һәм үткәрү буенча кызу эш вакытында каршылый. Бу процесска тармак белгечләре генә түгел, меңләгән волонтерлар да җәлеп ителгән. Халык санын алу нәтиҗәләре буенча без татарстанлыларның тормыш-көнкүреше, аларның социаль хәле, үзләренең этник һәм тел статусларын ничек билгеләүләре хакында яхшырак беләчәкбез. Боларның барысы да икътисади һәм социаль-мәдәни карарлар кабул итү өчен кирәк.
Татарстанда җанисәп иң югары дәрәҗәдә узар дип өметләнәм, әлеге мөһим чараны оештыручылар һәм анда катнашучыларга уңышлар теләп калам.
Хөрмәтле дуслар!
Илебез алдында – иҗтимагый үсештә яңа җаваплы чор. Татарстан, Россия Федерациясенең динамик үсеш кичерүче субъекты буларак, бу планнарны үтәргә, яңалык һәм инициатива үрнәге күрсәтергә омтыла. Боларның барысында да вакыйгаларны саннар теле белән төгәл чагылдыру аеруча мөһим.
Татарстан статистика органнарының барлык хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, эшләрендә уңышлар телим.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов”.
ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз