Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең XV съезды пленар утырышында катнашты.
Съездда, аерым алганда, партиянең сайлау алды программасы расланды һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда кандидатларның партия исемлекләре тәкъдим ителде.
Пленар утырыш барышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.
«Бердәм Россиянең» XV съезды делегатлары Генсоветның сайлау фондлары оештыру турындагы һәм шушы акчаларны тикшереп тору буенча вәкаләтле зат билгеләп кую турындагы карарын раслап тавыш бирделәр, дип белдерде «Бердәм Россия» партиясе рәисе, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россиянең» партия исемлегендә республика төркемен җитәкли.