Рөстәм Миңнеханов: Сайлаулар – Татарстан командасын Дәүләт Думасына делегацияләү ул

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сентябрьдә булачак сайлауларны Татарстан командасын Дәүләт Думасына делегацияләү дип атады. Бу хакта ул 29 июньдә әйдәүче телевизион каналлар җитәкчеләре белән Кремльдә узган очрашуда хәбәр итте.

Сентябрьдә булачак сайлаулар турында сөйләгәндә Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча: Дәүләт Думасында Татарстан командасы булырга тиеш, бу команданың максаты – Татарстан мәнфәгатьләрен яклау. «Безнең республика мәнфәгатьләрендә эшләргә, кешеләребезнең ихтыяҗларын, таләпләрен җиткерергә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов депутатлар бурычлары турында.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, депутат мандатына хокукын Татарстан кешеләре мәнфәгатьләрендә конкрет эшләре белән дәлилләүче бердәм профессионаллар командасы Татарстанны илнең иң төп закон чыгару органында чагылдырырга тиеш. «Бу үзенең сүзен җиткерә белүче бердәм профессионаллар командасы булырга тиеш. Бу тәҗрибәсе, абруе, яхшы мәктәп узган кешеләр булырга тиеш», - диде Президент.  

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, булачак сайлаулар гамәлдәге хакимият өчен имтихан булачак, сайлаучылар башкарылган эшкә бәя бирәчәк.   Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, күп эшләр гамәлгә ашырылган һәм бер урында туктап калмаска кирәк. «Минемчә, Татарстанда бүген хакимияттә булган кешеләр шактый эшләр башкардылар. Без үзебезгә кадәр булган кыйммәтләргә, тәҗрибәгә нигезләнәбез. Без бу флагны алга алып барабыз. Татарстан барлык параметрлар буенча Россия чикләрендә лаеклы урында бара. Төп критерийлар – тормыш дәрәҗәсе, демография, медицина хезмәт күрсәтүләре, мәгариф дәрәҗәсе. Без болар белән генә канәгать булып калмаска тиеш. Катлаулы бурычлар куярга һәм һәрвакыт ярты адымга алдарак барырга тиеш. Безнең критерийлар, безнең индикаторлар – алар  бөтендөнья дәрәҗәсе».

Искәртәбез, VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар 2016 елның 18 сентябренә билгеләнгән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясенең республика исемлеген җитәкли. Бу карар Мәскәүдә 27 июньдә партия съездында кабул ителде. «Бердәм Россия» партиясенең республика исемлегенә барлыгы 14 кандидат кергән һәм 6 кандидат бер мандатлы округлар буенча тәкъдим ителгән.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International