Россиядә федераль кыр көннәрен үткәрү кире кайта. 2016 елгы Бөтенроссия аграр тармак вакыйгасы Алтай краенда узачак, ә киләсе 2017 елда аны Татарстан үзендә кабул итәргә мөмкин.
РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының игенчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев РФ авыл хуҗалыгы министрына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә җыена. Үзенең бу фикерен ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка "Идел буенда Халыкара кыр көннәре" икенче технологик агрокүргәзмәсе ачылу тантансында җиткерде. Әлеге чара бүген республиканың Лаеш районында ачылды.
"Бу вакыйганы кабул итәргә теләүче төбәкләр күп, әмма Татарстан көндәшләрен җиңәр дип уйлыйм", - диде Петр Чекмарев. Бүген Татарстанда Кыр көннәре - илдәге иң зур күләмле һәм популяр авыл хуҗалыгы мәйданчыкларының берсе, дип саный ул.
Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне ачканда: "Безнең мәйданчыкны күптән түгел Германиядә күргәннәр белән чагыштырып, биредә, бәлки әлегә масштаб һәм география кечерәктер, әмма нәтиҗәлелек, эчтәлек һәм тәкъдим ителгән технологияләр буенча алар тиңләштерерлек", - дип бәяләде.
ТР Президенты республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка Татарстанның барлык агрохуҗалык вәкилләренә күргәзмәдә булу мөмкинлеген тәэмин итүне йөкләде. "Бу кадәр яңа технологияләрне алар бер җирдә дә таба алмаячак", - диде ул.
"Күргәзмәнең масштабы, Германиядәгегә караганда бәлки кечерәктер, аның биредә кырлар күпкә зуррак", - дип белдерде ФГРның Мәскәүдәге Илчелегенең азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары Томас Хубер. Ул да хезмәттәшләре белән бергә Татарстанга күргәзмә ачылу чарасына килгән.
"Елдан-ел бу чара зурая барыр дип уйлыйм", - дип белдерде ул.
Искәртәбез: "Идел буенда Халыкара кыр көннәре" күргәзмәсе Татарстанның Лаеш районында 29 июньнән 2 июльгә кадәр узачак. Ул дөньяның 7 иле һәм Россиянең 27 төбәгеннән 157 зур компания һәм фәнни институтын җыйган.