Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хакасия Республикасына эш сәфәре кысаларында «Социомәдәни үсеш ресурсы буларак, тарихи-мәдәни мирас» VI халыкара мәдәни-туризм форумынының пленар утырышында катнашты. Чара "Гладенькая" спорт-отель нигезендә үтте.
Утырышта шулай ук Хакасия Республикасы башлыгы Виктор Зимин, Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе Владимир Толстой, РФ Президентының Себер федераль окргуында тулы вәкаләтле вәкиле Николай Рогожкин, РФ ФҖ Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитет рәисе урынбасары Сергей Рыбаков һәм башкалар катнашты.
Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Зимин "Юмарт Себер" күргәзмәсен карадылар. Хакасия фермерлары һәм азык-төлек тармагы предприятиеләре продукцияләрен тәкъдим иттеләр: бал һәм кондидерлык әйберләре, төрле файдалы үтәннәр, сувенирлар һәм башкалар.
Шуннан Татарстан Президенты Хакасия җирле халкы йоласын карады, аны һәр мөһим эш алдыннан үткәрәләр.
Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Хакасия халкын якынлашып килүче Республика көне белән котлады (3 июль көнне 25 ел була), һәм Тун Пайрам - беренче әйрән бәйрәме белән котлады.
ТР Президенты сүзләренчә, әлеге форум Россиянең бай мәдәниятын саклау һәм баету өчен зур әһәмияткә ия. "Хәзерге заманда, дөньядагы тотрыксызлык шартларында, нәкъ менә мәдәният һәм рухилык безне берләштерә. Мәдәни мирасны һәм мәдәниятны саклау Россия һәм аның регионнары үсешенә яңа этәргеч бирә, дөньяда аның уңай имиджын булдыра", - дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан күп еллар дәвамында мәдәни мирас объектларын сакалу, төзекләндерү һәм популярлаштыру буенча максатчан эш алып бара. Нәтиҗәдә, Татарстан территориясендәге атаклы мәдәният һәйкәлләре - Казан Кремле һәм борынгы Болгар шәһәре ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас исемлегенә кертелделәр.
"Безнең республика тәҗрибәсендә әйтә алам, мәдәни, архитектура һәм табигый һәйкәлләрне сакалу эше халкыбыз өчен гаять зур әһәмияткә ия һәм туризм үсешенә ярдәм итә", - дип әйтте ТР Президенты.
Узган елда, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанга 2,7 млн. турист килгән. Туристларны җәлеп итү өчен Болгар һәм Свияжскта махсус чаралар үткәрәләр: Идел Болгары исламны кабул итү көне, "Свияжская Масленица" фестивале һәм башка чаралар. Туризмда эш белән тәэмин ителү аркасында халык акча эшли.
"Быел май аенда Татарстанда Болгар ислам академиясе төзелә башлады. Проектны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин хуплады, - диде Рөстәм Миңнеханов. - 21 июль көнне, Казан Изге ана иконасын катйрау көнендә, Казанда соборга нигез салыначак".
Хакасия Республикасы - үзенчәлекле табигатьле, борынгы һәм бай тарихлы төбәк, дип билгеләде ТР Президенты. Аның күп милләтле составы бай мәдәни палитра формалаштыра һәм эшлекле контактлар урнашуга ярдәм итә.
Рөстәм Миңнеханов Хакасия җирле халкының, татарлар кебек үк, төрки халык булуына игътибар итте. 17 гасырда хакасларны хәтта Минусинск татарлары дип тә атаганнар. Шуңа күрә Хакасия җитәкчелеге тарихи-мәдәни мирасларын саклау буенча тырышлыгын без хуплыйбыз һәм ярдәм итәргә әзер, дип йормгаклады чыгышын ТР Президенты.
Хакасия башлыгы Виктор Зимин билгеләгәнчә, ел саен форум киңәя бара: катнашучылар, шул исәптән чит илләрдән дә, арта бара. Эчтәлеге дә күпкә артты: форумда яшьләр оешмалары да катнаша.
"Ышанам, тарихи-мәдәни мирас форумы - Хакасия өчен генә түгел, ә Россиянең башка регионнары һәм илләр өчен дә мәдәни мирасны файдалану буенча инновацион тәҗрибәләрне өйрәнү мөмкинлеге ул", - диде Виктор Зимин.
Шунна форум эше сессияләргә бүленде.