Бүген Татарстан Республикасы белән Хакасия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хакасия Республикасы Башлыгы Виктор Зимин кул куйды.
Тантана Татарстан делегациясенең Хакасиягә эш сәфәре кысаларында узды, анда бу көннәрдә «Гладенькая» спорт-отеле мәйданчыгында «Социомәдәни үсеш ресурсы буларак, тарихи-мәдәни мирас» VI халыкара мәдәни-туризм форумы бара.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ике республиканы уртак тарихи тамырлар бәйли. Ул Хакасия җитәкчелегенең тарихи мирасны саклап калудагы эшчәнлеген югары бәяләде.
Татарстанның да, Хакасиянең дә үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен потенциалы зур, диде Татарстан Республикасы Президенты. Аерым алганда, сүз дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнары арасындагы багланышларны ныгыту турында бара. Бу җәһәттән һәр төбәкнең эшләнмәләре, муниципалитетлар белән эшләү тәҗрибәсе бар, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул белдергәнчә, Килешү документы җентекләп язылган һәм аны гамәлгә ашыруның төгәл планы күрсәтелгән. Моннан тыш, Татарстан һәм Хакасия территориясендә дуслык мөнәсәбәтләрен киңәйтүгә ярдәм итәрлек чаралар уздыру турында килешеп сөйләшү дә бар.
Виктор Зимин үз чиратында Рөстәм Миңнехановка визиты һәм Татарстаннан килгән зур делегация өчен рәхмәт белдерде.