Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов өлкән кешеләрнең социаль хәле мәсьәләләре буенча РФ Дәүләт Советы президиумы утырышында катнаша
2010 елның 25 октябре, дүшәмбе
Өлкән буын турында кайгырту – ул дәүләт өстенлеге. Бу хакта РФ Президенты Дмитрий Медведев өлкән кешеләрнең социаль-икътисади хәле мәсьәләләре буенча РФ Дәүләт Советы президиумы утырышын ачканда белдерде. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген бу тема шәхси контролендә тора. “Соңгы айда гына да илнең төрле урыннарында берничә киңәшмә һәм очрашу үткәрдем”, - диде Д.Медведев. – Урынннардагы вәзгыять төрлечә”.
Президент сүзләренчә, бүгенге утырышның бурычы “төбәкләрнең иң яхшы тәҗрибәләрен берләштерү һәм тарату”.
Өлкән буын турында кайгырту – ул дәүләт өстенлеге, - дип ассызыклады Дмитрий Медведев. – Россиядә өлкән яшьтәге 30 миллион кеше яши. Экспертлар бәяләвенчә, якындагы 10 елда пенсионерлар саны артачак. Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә өлкән кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртырга тырышырга кирәк”.
Бүген Россиядә керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган пенсионерлар юк, дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
Дмитрий Медведев фикеренчә, яшәү шартларынын сыйфаты һәм гомер озынлыгы медицина ярдәменә, дару базарындагы хәлгә бәйле. “Сыйфатлы хезмәт күрсәтү, препаратларның тотрыклы бәясен сакларга кирәк. Бу өлкәдә бәяләрне ясалма күтәрү әхлаксызлык, хәтта җинаять, дип бәяләргә мөмкин, - дип саный Россия Президенты. –Шулай ук төбәк программасы кысаларында дару сатып алу мәсьәләсен эшләргә кирәк”. Шулай ук дәүләт башлыгы төбәкләргә ташламадан файдаланучыларны исәпкә алу һәм аларга бүлеп бирелә торган акча санын тәртипкә китерүне йөкләде.
Дәүләт башлыгы өлкән кешеләрнең ялларын оештыру турында уйланырга тәкъдим итте. Д.Медведев социаль туристлыкны үстерергә, өлкәннәрне спорт объектларыннан ташламалы файдалану белән тәэмин итү хакында уйланырга кушты.
Шулай ук Дмитрий Медведев фикеренчә, социаль хезмәткәр һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү белән шәгыльләнергә кирәк. “Ул кешеләргә пенсионерларның яшәү шартлары бәйле. Аларның хезмәт хаклары төрле төбәктә төрлечә, кайберләрендә аларның кереме яшәү минимумыннан азрак. Бу һөнәрнең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк”, - дип саный РФ Президенты.
“Иң яхшы социаль хезмәткәр” бөтенроссия смотрын үткәрәм, дип белдерде Д.Медведев.
“Өлкән кешеләр турында кайгырту формальлек кенә булырга тиеш түгел. Ул һәрвакыт безнең игътибар үзәгендә булырга тиеш, - дип ассызыклады Россия Президенты. – Соңгы вакытта балалар белән шөгыльләнү дәрәҗәле санала. Ә менә безнең илдә өлкән кешеләр турында кайгырту модада түгел, бу җәмәгатьчелек игътибары үзәгендәге тема түгел”.
ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз