Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Тыва Республикасының хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләре күп. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Тыва Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Шолбан Кара-оол белән очрашуда белдерде. Очрашу Татарстан делегациясенең Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Кызыл шәһәренә (Тыва) эш визиты кысаларында үтте.
Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм башка Татарстан Республикасы ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
Шолбан Кара-оол белдергәнчә, Тыва Республикасы Татарстан белән хезмәттәшлекне арттырырга тели. "Бүген безнең регион мөмкинлекләре тиешенчә ачыкланмаган. Татарстан үз чиратында күп төрле юнәлешләр буенча алдынгы урыннарда тора. Республика нефть химиясе һәм нефть чыгару, авыл хуҗалыгы, машина төзелеше тармакларының үсеше белән билгеле", - диде Тыва башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Шолбан Кара-оол ТР Президентына Кызыл һәм Казан шәһәрләре арасында авиаэлемтә урнаштыруны сорап мөрәҗәгать итте. Туры авиаэлемтә сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр үсешенә ярдәм итер иде, диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Шолбан Кара-оол әфәндегә Татарстан Республикасы делегациясе визитын югары дәрәҗәдә оештыру өчен рәхмәт белдерде. Безгә сезнең регион бик кызыклы, биредә үзенчәлекле табигать һәм мәдәнитя, диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Тыва, Татарстан кебек, - күп милләтле республика. Регионнарның уртак яклары күп: тыва халкы да төрки халыклар төркеменә керә, телләр охшаш һәм кайбер милли йолалар.
Татарстан Президенты искәрткәнчә, Тываның икътисадый үсешендә, тау эшләре һәм авыл хуҗалыгыннан кала, туризм әһәмияткә ия. Аның сүзләренчә, Татарстан делегациясе Хакасиядә «Социомәдәни үсеш ресурсы буларак, тарихи-мәдәни мирас» VI халыкара мәдәни-туризм форумынының пленар утырышында катнашты. Ышанам, табигый тыюлыкларга бай регион тулысынча мөмкинлекләрен ача алачак, диде ТР Президенты.
Бу процесста төп рольне, аның фикеренчә, илебез җитәкчелеге ярдәмендә Тыва транспорт инфраструктурасын үстерү буенча гамәлгә ашырылучы эш уйнарга тиеш.
Татарстанда инфраструктура үстерү һәм инвесторларны җшлеп итү буенча тәҗрибә зур, диде ТР Президенты, без тәҗрибә уртаклашырга әзер.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлегә сәүдә-икътсадый элемтәләр җитди эш таләп итә (2014 елда сәүдә әйләнеше 6,5 млн. сум тәшкил итте). Ул Шолбан Кара-оол сүзләрен раслады, Татарстан һәм Тыва бизнесына ешрак очрашырга һәм уртак чаралар үткәрергә кирәк.
Перспектив юнәлешләр арасында ТР Президенты мәдәният, туризм һәм мәгарифне атады.
"Ышанам, безнең Тыва бирендәге очрашулар хезмәттәшлек киңәюгә ярдәм итәчәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.