Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Positive Technologies компаниясе генераль директоры Юрий Максимов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис университеты вәкилләре катнашты.
Ике яктан да катнашучылар Иннополиста Positive Technologies вәкилләренең эш перспективалары хакында фикер алыштылар.
Илдар Халиков, аерым алганда, Иннополис шәһәре территориясендә IT-белгечләр өчен булдырылган шартлар турында сөйләде.
Юрий Максимов, безнең өчен кадрларны бер урынга туплау өчен бу бик яхшы мөмкинлек, дип белдерде. Соңгы вакытта без төбәк офисларын шактый күп ачтык. Иннополиска төбәкләрдән белгечләр чакыра алу мөмкинлеге дә бик әһәмиятле, дип билгеләде ул.