"Динамо-Казан" уенчылары чирәм хоккее буенча Россия чемпионы булды. Татарстан командасы әлеге мактаулы исемгә инде 13нче тапкыр иреште.
Ике матчтан торган финалда Казан хоккейчылары Электросталь командасын отты. Беренче очрашуда казанлылар буллитлар сериясендә җиңде.
Быел турнир яңа схема буенча узды: ул тәмамланганнан соң дүрт иң яхшы команда плей-офтта ике җиңүгә кадәр дәвам иткән уеннарда Россия чемпионы исемен алу өчен көрәште.
Бүләкләү тантанасында ТР Президент Аппараты җитәкчесе, Татарстанның "Динамо" спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров катнашты.