Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль медик-биологик агентлык җитәкчесе Владимир Уйба белән очрашты

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федераль медик-биологик агентлык җитәкчесе Владимир Уйба белән очрашуы барышында Татарстанда спорт медицинасын үстерү мәсьәләләре  буенча фикер алыштылар.   

Очрашу Иннополис шәһәрендә яңа медицина үзәгендә узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты. 

Гадел Вафин хәбәр иткәнчә, хәзергә Татарстанда 4 спорт медицинасы бүлеге эшли: Казанда, Зеленодольскта, Түбән Камада һәм Әлмәттә. Бер табиб-физкультура диспансеры Чаллы шәһәрендә эшли. «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАСУ исәбендә 11,8 мең спортчы тора, шулардан 383 спорт мастеры һәм 62 халыкара класслы спорт мастеры. 

Очрашуда катнашучылар республикада спорт медицинасын үстерү перспективалары турында сөйләштеләр. Аерым алганда, Татарстанда табиб-физкультура хезмәте эшчәнлегенә бәйле юнәлешне алып барырлык махсус дирекция булдыру фикере яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International