ТР Президенты Аппараты хезмәткәрләре ГТО комплексы нормативларын уңышлы үтәделәр

2016 елның 5 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм ТР Дәүләт Советы хезмәткәрләре ГТО комплексы нормативларын үтәүдә катнаштылар. Бу чара Казанда “Буревестник” стадионында узды.

Дәүләт хезмәте хезмәткәрләре ГТО комплексының барлык төр сынауларын уздылар, аерым алганда, озынлыкка сикерү, снаряд ыргыту, 50 метрга йөзү, 100, 2000 һәм 3000 метрга йөгерү һәм башкалар.

Бу күнегүләр башкаруны Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең судьялык составы күзәтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International