Татарстанда гаилә һәм мәхәббәт көнендә 300дән артык гаилә теркәләчәк

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

Татарстанда 8 июльдә тугызынчы тапкыр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтеләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, республиканың һәр муниципаль берәмлегендә зур чаралар планлаштырылган. Моннан тыш, бу көнне Татарстанда тантаналы рәвештә 300дән артык гаилә теркәләчәк. Көмеш,  алтын, бриллиант юбилее ияләрен хөрмәтләү, спорт-күңел ачу һәм мәдәни чаралар уздырылачак.

Бәйрәм кысаларында шулай ук “Аерылышусыз көн” акциясе узачак. “Безнең бурыч – уртак тел табарга ярдәм итү, гаиләне сакларга тырышу”, - диде Альбина Шәвәлиева.

Ул шулай ук һәр шәһәр һәм районда бәйрәм чаралары уздыруның программалары эшләнүе турында сөйләде.  Мәсәлән, Балтачта “Коляскалар парады-2016” узачак, Мамадышта бәйрәм символы - ромашкалар төшерелгән лотерея билетлары таратылачак. Түбән Кама шәһәрендә “Гаилә - Түбән Каманың горурлыгы” муниципаль конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү булачак.

Чаллыда бу бәйрәм шулай ук зурлап уздырылачак. Аерым алганда, “Җиңү” мәдәният һәм ял паркынды “Гаилә – сәламәтлек нигезе” дип аталган спорт-күңел ачу эстафетасы, “Гренада” паркында велосипедларда гаилә ярышлары узачак. Төп чара “Энергетик” мәдәният сарае алдындагы мәйданчыкта булачак, монда Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашында “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшыру тантанасы узачак.

Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  көне өч көнлек фестиваль белән билгеләп үтеләчәк. 8-10 июль көннәрендә “Казан” гаилә үзәге ккаршындагы мәйданчыкта “Гаилә белән ял итү” уздырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International