Казанны Индонезиянең берәр шәһәре белән тугандаш шәһәр итү турында бүген Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди әфәнде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда тәкъдим итте.
Очрашу бүген Казан Кремлендә узды.
Искәртәбез, Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Казанга эш сәфәре кыла (2016 елның 6 - 9 июле).
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Индонезия – бүген Көньяк Азиянең икътисадый яктан интенсив үсүче илләреннән берсе. Без Индонезия белән Россия-Индонезия мөнәсәбәтләре кысаларында тотрыклы һәм озак сроклы хезмәттәшлек итәргә телибез, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Индонезия – дөньяда мөселманнар иң күп яшәүче ил. Бер үк дин, тарих һәм гореф-гадәтләр безгә бер-беребезне яхшырак аңларга, бизнес алып барырга ярдәм итә, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, бүген Россия Ислам дөньясы илләре белән актив хезмәттәшлек итә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасына күзәтүче ил – диде Рөстәм Миңнеханов. – Миңа бу төркемне җитәкләргә куштылар. Төркемнең беренче утырышы 2015 елда булды. Төркем составында Индонезия вәкилләре дә бар».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, ул Индонезиядә 2013 елдңа булган.
Безнең нефть чыгаруда, нефть химиясендә, машина төзелешендә, автокомпонентлар җитештерүдә, медицинада, агросәнәгать комплексында, мәгълүмат технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек өчен җитди потенциалыбыз бар, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, мәдәният, фәнни-техник, мәгариф һәм тикшеренү өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү мөһим, диде Татарстан Республикасы Президенты. Ул, аерым алганда, искәрткәнчә, Индонезия кинематографы вәкилләре Казанда уза торган еллык мөселман киносы фестивалендә катнашалар.
Туризм өлкәсендә дә зур потенциал бар, визасыз режим Россия туристлары өчен Индонезиягә сәяхәт кылуны җиңеләйтте, диде Рөстәм Миңнеханов.
Без Индонезия белән озак сроклы хезмәттәшлеккә өмет итәбез.
Үз чиратында Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди визитны оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм, Татарстан – Россиядә ул килеп йөри торган төбәкләрнең берсе, диде Илче.
Мин Индонезия бизнесының Россия базары белән кызыксынуын беләм, диде Илче.
Мөхәммәд Вахид Суприяди Татарстан Республикасын 2016 елның 21-22 августында Мәскәүдә Илчелек җитәкчелегендә узачак фестивальдә катнашырга чакырды («Эрмитаж» бакчасы). Фестиваль кысаларында бизнес-форум булачак, Индонезия артистлары чыгыш ясаячак, милли ашлар тәкъдим ителәчәк, диде ул.
Моннан тыш, Илче хәбәр иткәнчә, Индонезиядә (2016 елның 13-14 октябре) эре сәүдә ярминкәсе узачак, ул анда да Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләрен чакырды.
Илче хәбәр иткәнчә, 2017 елда Казанда Индонезия Көннәре оештыру планлаштырыла.
Мөхәммад Вахид Суприяди кичә Татарстанда (К(И)ФУ) белем алучы Индонзия студентлары белән очрашуы турында сөйләде һәм, Көньяк Азия илләре студентларының Татарстан югары уку йортларында белем алу теләге зур, дип белдерде.
Аннары Илче Казанны Индонезиянең Аче шәһәре (Суматраның төньяк өлешендә урнашкан) белән тугандаш шәһәр итү турында тәкъдим әйтте.
Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдим өчен рәхмәт белдерде. Ул моның буенча эш төркеме төзергә тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан 2016 елның 21-22 августында Мәскәүдә узачак Индонезия фестивалендә катнашачак.