Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республикада телемедицина технологияләрен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә Казанда Төбәкара клиник-диагностика үзәге базасында узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан медицина учреждениеләренең баш табибләре катнашты.
Киңәшмәдә республиканың барлык медучреждениеләре өчен бердәм мәгълүмат ресурсларын булдыру буенча фикер алыштылар.
Мондый бердәм базаны булдырганда Татарстанның әйдәп баручы медицина үзәкләре тәҗрибәсе исәпкә алына. Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә киңәшмәдә катнашучылар 10 ел буе эшләп килгән клиник мәгълүмат системасы һәм аның төп инструменты – электрон авырулар тарихы белән таныштылар.
Шулай ук медикаментларны исәпкә алу өчен программалар, шәфкать туташының мобиль посты, операция блогының эше һәм кардиореанимация күрсәтелде.