Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Сайпем С.п.А.» АК Италия компаниясенең БДБ һәм Балтия илләре буенча региональ директоры Джанлука Алиотта белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Бохараев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.
Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырылучы нефть-газ комплексы өлкәсендәге кайбер эре проектлар буенча хезмәттәшлекнең төрле вариантлары турында фикер алышты. Аерым алганда, «Сайпем С.п.А.» АК җитәкчелеге «Аммоний-2» проектында катнашырга теләк белдерде.
Джанлука Алиотта билгеләп үткәнчә, «Аммоний» комплексының беренче чиратын төзү кысаларында «Сайпем С.п.А.» фирмасы карбамид синтезы технологияләренең лицензиары функциясен үтәде. Җайланма уңышлы рәвештә проектланды, төзелде һәм 2015 елның өченче кварталында «Мицубиси Хэви Индастриз, Лтд.» Япония компаниясе җитәкчелегендәге консорциум тарафыннан файдалануга тапшырылды.
Очрашу барышында италиялеләр шулай ук «Түбән Кма нефть химиясе» ГАҖ ихтыяҗлары өчен пиролиз җайланмасын, полиэтилен һәм полипропилен җитештерү җайланмаларын төзү буенча тәкъдимнәр әйтте.