ТР һәм Һиндстан дарулар җитештерү, фәнни тикшеренү өлкәсендә хезмәттәшлекне җәелдерәчәк

2010 елның 1 ноябре, дүшәмбе
Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Һиндстаннан килгән “Cadila Pharmaceuticals Ltd” компаниясе делегациясен кабул итте.

Әлеге очрашу ТР Министрлар Кабинеты, “Татхимфармпрепараты” ААҖ һәм “Cadila Pharmaceuticals Ltd” компаниясе арасында үзара аңлашуны һәм хезмәттәшлекне җәелдерүгә нигезләнгән. Аерым алганда, Татарстан ягы республикада фармацевтика сәнәгатен алга таба үстерү, модернизацияләүне күздә тотып, якларның үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлерәк формаларын һәм методларын эзләүдә кызыксынучанлыгын, Һиндстанның әлеге компаниясе дарулар җитештерүдә әйдәп баручы булуын һәм заманча фармокология өлкәсендә тәҗрибәле саналуын исәпкә алып, Меморандум төзүне хуплады. Хезмәттәшлек мәйданчыгы итеп Татарстан сайлануына без бик шат, дип белдерде ТР Премьер-министры Илдар Халиков сөйләшү барышында.

Шул рәвешле, яклар “Татхимфармпрепараты” ААҖ белән “Cadila Pharmaceuticals Ltd” компаниясе арасындагы хезмәттәшлекне җәелдерү буенча эшче төркем төзү, “Татхимфармпрепараты”да сәдәп (таблетка) формасында яңа дару препаратлары җитештерү өчен “Cadila Pharmaceuticals Ltd” дан технологияләр һәм материаллар транферы мәсьәләсендә тәэмин итү, инъекцион дару препаратлары, күзгә сала торган стериль тамчылар, мазь, гель рәвешләрендәге GMP таләпләренә туры килә торган дару препаратлары җитешетерерлек уртак производство булдыру мөмкинлеге каралу буенча килеште. Ә инде Татарстанда яңа инновацион биофармацевтик препаратлар җитештерүне производствода тормышка ашыру буенча эшкәртмәләр, якларның вәкаләтләре аерым-аерым билгеләнү, эш күләме һәм товар китертү мәсьәләләре алга таба контрактлар һәм килешүләр нигезендә Меморандум кысаларында башкарылачак.

Үзара әңгәмәләшү барышында әйтелгәнчә, әлеге проект 150 млн. АКШ доллары күләмендә инвестицияләр җәлеп итәчәк, 1 мең эш урыны булдыру мөмкинлеге бирәчәк, дип планлаштырыла. И.Халиков, шулай ук, бу мәсьәләдә ике илнең университетлары арасында фәнни-тикшеренүләр буенча хезмәттәшлек итү яклы булуын белдерде. Җыеп кына әйткәндә, Казанда шушы өлкәдә тикшеренү үзәге булачак, тагын җитештерү, тикшеренүләр буенча аерым үзәкләр оешачак һ.б.

Шул хактагы Меморандумга бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков, “Татхимфармпрепараты” ААҖ генераль директоры Тимур Ханнанов һәм “Cadila Pharmaceuticals Ltd” идарәче директоры Раджи Моди имзасын салды. ТР Хөкүмәте җитәкчесе исә хезмәттәшлекнең конкрет адымнары белән идарә итүчеләрне ачыклады һәм килешүнең хокукый якларын карап-тикшерү бурычы куйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International