Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Петр ис. Санкт-Петербург политехника университеты ректоры, профессор Андрей Рудскиий белән очрашты.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, А.Н.Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ) ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар катнашты.
Яклар киләчәк стратегик хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов барында Бөек Петр ис. Санкт-Петербург политехника университеты белән Туполев ис. КНИТУ арасында стратегик хезмәттәшлек турында килешү һәм консорциумда катнашу турында шартнамә имзаланды.
Документларга Бөек Петр ис. Санкт-Петербург политехника университеты ректоры, профессор Андрей Рудскиий һәм Туполев ис. КНИТУ ректоры Альберт Гыйльметдинов кул куйды.