Рөстәм Миңнеханов Виктор Черномырдын туганнарының кайгысын уртаклашты

2010 елның 3 ноябре, чәршәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Виктор Черномырдинның вафат булуы уңаеннан, аның улларының кайгысын уртаклашты.

Хөкүмәт телеграммасында мондый юллар бар: “Хөрмәтле Виталий Викторович һәм Андрей Викторович!

Татарстан Республикасы халкы һәм шәхсән үз исемемнән Виктор Степанович Черномырдинның вафат булуы уңаеннан тирән кайгыгызны уртаклашам. Мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннары гына түгел, бөтен Россия җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерде. Россия Федерациясенең икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән заманыбызның күренекле шәхесе һәм дәүләт эшлеклесе арабыздан китте.

Виктор Степанович Черномырдин, һәрвакыт Россия язмышы белән яшәп, аның тарихында олы миссия үтәде – илдәге тамырдан үзгәртеп корулар чорында ул киң колачлы икътисади реформаларны гамәлгә ашырудагы җаваплылык йөген үз өстенә алды. Виктор Степановичны “Эш кешесе” дип санаган россиялеләрнең тирән хөрмәте һәм олы рәхмәте әлеге талантлы, күпкырлы шәхес турында иң якты истәлек булыр дип ышанам.

Без Виктор Степанович Черномырдинның замандашлары булуыбыз белән горурланабыз. Аның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International