Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Җаббаров, Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов һәм башкалар катнашты.
Яклар кулланучылар кооперация өлешендә киләчәк хезмәттәшлек турында һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Искәртәбез, Дмитрий Зубов Казанга Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге төзелүгә 100 ел тулуга багшыланган чараларда катнашу өчен килгән иде.