Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе вице-премьеры Аркадий Дворкович белән бергәләп, «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепциясе кысаларында фәнгә һәм инновацияләргә ярдәмнең инфраструктур проектлары буенча киңәшмә уздырды. Чара Иннополис университетында узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, нефть-газ химиясе тармагы вәкилләре, Татарстанның әйдәүче югары уку йортлары ректорлары катнашты.
Төп нотык белән КФУ ректоры Илшат Гафуров чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, «ИнноКам» территориясенең фәнни-мәгариф тәшкилияте өч төп шәһәрдә – Чаллыда, Түбән Камада һәм Алабугада урнашкан. Өч шәһәрдә дә Татарстан Республикасы әйдәүче югары уку йортларының төрле структураларын урнаштыру карала, асылда болар – Казан федераль университеты, А.Н.Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) һәм Казан энергетика университеты.
Ректор фикеренчә, төп бурыч – берләштерелгән университет кампусын булдыру. Илшат Гафуров сүзләренчә, таяныч структурасы сыйфатында башта КФУ булачак, аның кирәкле база элементлары – фәнни-белем алу корпуслары, тулай тораклары һәм спорт корылмалары бар.
Проектны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен нотыкчы өч бурычны билгеләп үтте: берләштерелгән технопаркны эшләтеп җибәрү, тулай тораклар төзү һәм кабул итүнең контроль цифрларын арттыру.
Киңәшмәдә шулай ук А.Н.Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты ректоры Герман Дьяконов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.