Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Казанга килүгә барлык дини кешеләргә мөрәҗәгать итте һәм православие вәкилләрен һәм мөселманнарны килешеп һәм тату яшәргә чакырды.
“Минем күптән Татарстанга киләсем килгән иде, чөнки Казан һәм Татарстан илебез тормышында һәм язмышында аерым роль уйный. Бүген Татарстан – Россиянең социаль һәм икътисади өлкәдә иң үсеш алган төбәкләренең берсе”, - диде ул.
“Минем мөрәҗәгатем православие динендәгеләргә дә һәм мөселманнарга да – тату яшәгез, һәрберегез үз динегез кушканнарны үтәгез. Ул вакытта дошманлык булмас, чөнки ислам дине дә, православие дине дә кешеләрне бер-берсенә яхшы мөнәсәбәттә булырга һәм татулыкка чакыра. Башкача булырга да мөмкин түгел. Чөнки Ходайга ышанган кешеләр бер-берсенә начарлык эшли алмый. Татарстан, Казан шәһәре һәм аның күп милләтле һәм күп динле җәмгыяте чәчәк атсын. Барыгызга да Ходай ярдәм итсен һәм сакласын”, - дип йомгаклады Рус православие чиркәве башлыгы.