Бүген, Казан шәһәренә (1579 ел), Изге Мәрьям-ана иконасы китерелү истәлеге көнендә, Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Казан Кремленең Благовещенск соборына литургия уздыру өчен килде.
Благовещенск соборы янындагы скверда Рус Православие Чиркәве башлыгын Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү Патриархиясе митрополиты, Санкт-Петербург һәм Ладога эшләр буенча идарәчесе Варсонофий, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, архипастырьлар һәм РПЦ руханилары каршы алды.
Храмга керер алдыннан Патриарх яшь православие вәкилләре белән аралашты, алар Патриархны өч теләдә: рус, татар һәм инглиз телләрендә сәламләделәр. Шуннан соң Рус Чиркәве башлыгы гыйбадәткә китте.
Искәртәбез, литургиядән соң Благовещенск соборынна алып Казан Богородицкий монастырена кадәр тәре йөреше узачак. Монда Патриарх Кирилл, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Мәрьям-ана иконасы китерелгән урында торгызылучы собор нигезенә истәлекле таш салу тантанасы булачак.