Михаил Бабич Казанда Татарстан Республикасы Халыклары дуслыгы йортында булды

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Казанда Татарстан Республикасы Халыклары дуслыгы йортында булдылар.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.  

Искәртәбез, Михаил Бабич кичә Казанга эш сәфәре белән Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллның Татарстанга визитына бәйле рәвештә килгән иде.

Татарстан Республикасы Халыклары дуслыгы йорты алдында кунакларны гадәттәгечә татар чәкчәге белән каршы алдылар, милли киемнәр кигән балалар кунакларны рус һәм татар телләрендә сәламләделәр.  

Татарстан Республикасы Халыклары дуслыгы йорты –  Татарстан Халыклары ассамблеясе эшли торган төп мәйданчык. Ул 1999 елда ачылган иде, 2012 елда менә бу яңа бинага күчте (Павлюхин ур., 57). Монда иҗтимагый милли-мәдәни оешмалар урнашкан, мәгълүмат үзәге, концерт залы, күп милләтле якшәмбе мәктәпләре эшли.

Михаил Бабич Татарстан Республикасы Халыклары дуслыгы йорты эше һәм Татарстан Халыклары ассамблеясе эшчәнлеге белән танышты.

Михаил Бабич шунда ук төрле милләт вәкилләре белән аралашты. Алар арасында үзбәк, әзәрбәйҗан, белорус, башкорт, мари, удмурт, дагстан милли мәдәни автономияләре вәкилләре бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International