Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанда Финляндия бизнесы өчен барлык шартлар да булдырылган”
2010 елның 10 ноябре, чәршәмбе
Финляндия бизнесына Татарстанга актив килергә кирәк. Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия Президенты Тарья Халонен белән очрашуда шулай дип белдерде. Очрашу Казан Кремлендә Т.Халоненның Россиягә рәсми визиты кысаларында узды.
Татарстан Президенты ТР белән Финляндиянең уртак яклары күп булуына игътибарны юнәлтеп, Халонен ханымга Казанга килүе өчен рәхмәт белдерде. “Безнең илдә үзенчәлеклеген һәм мәдәниятен саклаган татар җәмгыяте 100 елдан артык яши, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан башлыгы Т.Халоненга. – Сезнең илдән күреп инновацияләрне үстерергә өйрәнәбез, хәзер мәгариф өлкәсендә сезнең алдынгы тәҗрибәгезне файдаланабыз”.
Татарстан белән Финляндия арасындагы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр һәрвакыт актив үсеш алды, 2008 елда сәүдә әйләнеше 500 миллион долларга кадәр җитте, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. ТР башлыгы сүзләренчә, икътисади күзлектән Финляндия Татарстанга нефть һәм нефть химиясе сәнәгате продукциясен чыгару юнәлеше буларак бигрәк тә кызыклы.
Шул ук вакытта, Татарстан Президенты фикеренчә, фин бизнесы республикада җитәрлек дәрәҗәдә тәкъдим ителмәгән. “Финляндия бизнесы республикага килергә тиеш, - дип саный Р.Мижнеханов. – Бездә бизнес өчен барлык шартлар да булдырылган һәм сезгә Россиянең Төняк-көнбатышы белән генә чикләнергә кирәкми”. Республика Президенты фикеренчә, фин бизнесменнары Татарстанның җәлеп итүчәнлееген күбрәк аңлый. ТР башлыгы фин бизнес-делегациясенә республиканың өстенлекләре хакында иртәгә эшлекле иртәнге ашта сөйләргә вәгъдә итте.
“Без сезнең илдә Татарстан бизнесының барлык мөмкинлекләрен ачарга, ә сезнең бизнес безнең республикада үзен өйдәге кебек хис итәргә тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Тарья Халоненга.
Финляндия Президенты Казанга очраклы гына килмәвен белдерде. “Сезнең республикага килергә миңа Президент Медведев һәм Премьер-министр Путин киңәш итте. Россия төбәкләре арасында Татарстанның модернизацияләү һәм инновацияләр үсеше өлкәсендә лидер булуын ишеткән идем. Финляндия энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау өлкәсендә көчле үсеш алган, безнең тәҗрибә Татарстан өчен файалы булыр дип уйлыйм”.
Тарья Халонен фикеренчә, Финляндия белән Татарстан арасында икътисад өлкәсеннән тыш мәдәни һәм мәгариф элемтәләрне дә үстеррегә кирәк. “Ак Барс”та фин хоккейчылары уйный, 2013 елгы Универсиадада Финляндия вәкилләре чыгыш ясар дип ышаныч белдерде Тарья Халонен.
Тарья Халонен сүзләренчә, Татарстан белән Финляндия халыклары арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен киләсе елның мартында Казанда виза үзәге ачу планлаштырылган. Шулай ук Санкт-Петербург белән Хельсинки арасында тиз йөрешле поездлар хәрәкәтен ачу да Россия белән Финляндияне якынайтуга зур өлеш кертәчәк, дип саный Т.Халонен.
Тарья Халонен Рөстәм Миңнехановны җавап визиты белән Финляндиягә чакырды. Фин Президенты фикеренчә, Татарстан башлыгы киләсе елда Россия белән Финляндиянең икътисади элемтәләре буенча эшче төркеме утырыш вакытында килә алыр иде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз