Татарстан Президенты: Казан медик-инструменталь заводы – Россия медицина сәнәгатенең алдынгы һәм социаль әһәмиятле предприятиеләреннән берсе

2016 елның 22 июле, җомга

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан медик-инструменталь заводында (КМИЗ) булды. Аны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Казан мэры Илсур Метшин, завод җитәкчелеге озата йөрде. 

Рөстәм Миңнеханов заводның сәнәгать урыннарын карап чыкты. Аерым алганда, микрохирургия һәм стоматология инструментлары җитештерү, полимер әйберләр әзерләү һәм башка участокларда булды. Аңлатмаларны  «КМИЗ» ААҖ генераль директоры Нур Шакиров биреп барды.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты КМИЗ төзелүгә 85 ел тулуга багшыланган тантанада катнашты.  

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, Казан медик-инструменталь заводы – Россия медицина сәнәгатенең алдынгы һәм социаль әһәмиятле предприятиеләреннән берсе. КМИЗ тарихы республикабызга, аның сәнәгать потенциалына һәм сәламәтлек саклавы үсешенә турыдан-туры бәйле, диде ул.   

Татарстан Президенты заводны аякка бастыруда армый-талмый хезмәт иткән өлкән буынга, завод ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.   
 
«Без профессиональ медицина мохитендә КМИЗ брендына ихтыяҗ булу белән горурланабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Хәзерге вакытта  предприятие Россиянең күп кенә юнәлешләре өчен инструментлар җитештерүче булып санала». 

Рөстәм Миңнеханов аерым билгеләп үткәнчә, завод Россия базарына гына түгел, дөньяның 40 иленә үз продукциясен җибәреп тора.   

«Завод импортны алмаштыру программасын гамәлгә ашыруда актив катнаша, ел саен 50ләп яңа инструмент әзерли. Кайбер уникаль эшләнмәләр буенча КМИЗ – илебездә бердәнбер җитештерүче», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, заводның якындагы планнарында - бер мәртәбә кулланыла торган медицина эшләнмәләре җитештерүен киңәйтү һәм Лаеш районы территориясендә стерильләштерү үзәге булдыру. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов КМИЗның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International