Бүген ТР Премьер-министры вазифасын башкаручы Равил Моратов рәислегендә үткәрелгән тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне законлаштыру буенча республика комиссиясе утырышында Клара Таҗетдинова республика хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чаралар региональ программасын быел гамәлгә ашыру барышы хакында хисап тотты.
Шушы программаны тормышка ашыру өчен, Россия һәм Татарстан бюджетларыннан 3 млрд. 596млн. сумга якын акча бүлеп бирелгән һәм алар 8 юнәлештә кулланыла, ләкин 500 млн. сумы әлегә тотылмаган.
Гомуми сумманың, әйтик, 1 млрд. 456,9 млн. сумы эшсез гражданнарга үз эшләрен ачуда һәм өстәмә эш урыннары булдыруга кызыксындыруда ярдәм итү юнәлешенә каралган. Шуның буенча 19 383 кеше үз эшен башлап җибәрүгә, ягъни эшмәкәрлеккә керешүгә дәүләт ярдәме алган һәм 18 меңнән артыгы инде эшмәкәрлек эшчәнлеген теркәткән. Эшмәкәрлеккә керешүчеләрнең 338е хәрби хезмәттән кайткан егет булса, 50се – хөкем вакытын тутырган кеше.
ТР Хөкүмәте йортында республика муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында барган әлеге киңәшмәдә Р.Моратов, хәрби бурычын үтәп кайткан яшьләрне һәм иреккә чыгарылганнарны эшле итү мәсьәләсе хәл ителергә тиеш, диде. К.Таҗетдинова исә, алар иреккә чыккач һөнәрле булсыннар өчен укыту максатында, колонияләргә эретеп ябыштыру җиһазлары алдыру буенча эш бара, ел беткәнче андый аппаратлар белән тәэмин итәргә тырышачакбыз, дип вәгъдәләде.
Р.Моратов фикеренчә, әлеге категория гражданнарның белешмә банкын булдырып, аларны уку, эш һәм торак буенча мәнфәгатьләрен комплекслы хәл итәргә кирәк, банк, үз чиратында, эш бирүчегә аларны эшкә җәлеп итүдә уңайлы булачак.