Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казан һәм Алжирның Тлемсен каласы тугандаш шәһәрләр булачак
2010 елның 15 ноябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында Алжир халык демократик республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Смәил Шерги белән очрашты.
“Соңгы вакытта без ислам дөньясына аерым игътибар бирәбез. Бездә ислам дөньясы илләре һәм Халыкара оешмалары белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашты”, - дип ассызыклады очрашуда Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, Алжир илчесенең Татарстанга визиты ике яклы хезмәттәшлекне ныгытуга хезмәт итәчәк.
Очрашу тәмамланганнан соң ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының Халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов журналистларга белдергәнчә, Алжир һәм Татарстан икътисадының нигезен нефть сәнәгате тәшкил итә. Әмма, кызганычка күрә, әлегә ике республика арасындагы хезмәттәшлек теләгән дәрәҗәдә актив үсеш кичерми. Алжир һәм Татарстан ике якка да файдалы хезмәттәшлекнең киңәячәге хакында килеште.
Бүгенге очрашуда Казан һәм Тлемсенның (Алжирның шул исемдәге провинциясе башкаласы) тугандаш шәһәрләр булачагы хакында карар кабул ителде. Татарстан Президенты Алжир делегациясен Казанга чакырды, аның составына Тлемсен провинциясе губернаторы һәм Тлемсен шәһәре мэры, югары уку йортлары җитәкчеләре керәчәк.
Тлемсен 2011 елда ислам мәдәнияте башкаласына әвереләчәк. Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, Татарстан делегациясе киләсе елда Тлемсен шәһәрендә узачак мәдәни чараларда актив катнашыр дип көтелә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз