Бүген Чаллыда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы - ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында Startup Сабан туе - 2016ның иң перспективалы стартапларын тәкъдир итү булды.
Илдар Халиков үзенең кереш сүзендә: "Сабан туе - бәйрәм генә түгел, ул уңышлы бизнеска әйләнергә мөмкин казанышлар, идеяләрләрне күрсәтү дә. Startup Сабан туенда боларны күрергә була", - дип белдерде.
"Хәрәккәттә булган кешеләр генә уңышка ирешә һәм лаеклы нәтиҗәгә ирешә ала. Сайлап алу этапларын үтеп, финалга чыгучыларны чын күңелдән котлыйм", - дип Татарстан Хөкүмәте рәисе катнашучыларга һәм инвесторларга мөрәҗәгать итеп.
Startup Сабан туе 2016 экспедициясенең финалын тантаналы рәвештә ачканнан соң, Илдар Халиков «Кванториум» балалар технопаркы эше белән танышты. Аннары резидентлары белән аралашу өчен IT-паркның бизнес-инкубаторында булды.
"Татарстан яңа IT-идеяләрне тормышка ашыруга акча сала ала һәм салырга тиеш тә, - дип белдерде республика Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы. - Әлеге проектларның реаль потенциалы бик зур. Без ел саен бизнеска ярдәмнең төрле программасы кысаларында 1,5 млрд сумга якына акча бүлеп бирәбез, тик нишләптер IT-бизнесны әйләнеп узабыз. Әлеге сумманың 10 процентны гына булса да шундый проектларга сарыф ителсә, республика көчле этәргеч алачак. Тәкъдимнәрегезне әзерләгез!". Соңгы җөмлә «IT-парк" Югары технологияләр өлкәсе технопаркы" ДАУ директоры Антон Грачевка аталган иде.
Иң тыйнак исәпләүләр буенча да, сүз ел саен чирек миллиард сум турында бара. Кагыйдә буларак, Startup-идеядән үсеп чыккан компанияне эшләтеп җибәрү бәясе сирәк очракта гына бер миллионнан арта. Әйтик, "В пути" компаниясенең уңышы башлангыч этапта аның авторларына 500 мең сумга төшкән.
“Инвестицияләү процессы бюджет акчасын таратуга әверелмәсен өчен төгәл критерияләр һәм шартлар кирәк. Әйдәгез уйлашыйк”, - дип йомгаклады Илдар Халиков.