Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларында ИТ-белгечләр әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында үтте, анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республика югары уку йортлары ректорлары катнашты.
Төп докладны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ясады. Ул, аерым алганда, бүген берничә югары уку йорты җирлегендә ИТ-белгечләр әзерләү өчен курслар ачылды, шул исәптән КФУда, ИТ-паркта, Иннополис университетында, дип белдерде.
Барлыгы ИТ-белгечләр әзерләү белән 12 югары уку йорты, 19 техникум һәм көллият, 2 ИТ-лицей, шулай ук гомуми белем бирү мәктәпләре җирлегендә махсуслаштырылган ИТ-класслар шөгыльләнә.
Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, “Иннополис” МИЗ резидентлары, “Ростех”, “Сбер Тех”, “Россия почтасы” компанияләре, ИТ-паркның югары технологияләр өлкәсендәге технопарк компанияләре-резидентлары ИТ-белгечләргә ихтыяҗларын белдерделәр.
Алда торган бурычларның берсе – ИТ-курсларны популярлаштыруны тәэмин итү һәм тыңлаучыларны җәлеп итү. Курсларга кабул итү ачылган инде.
Илдар Халиков киңәшмә барышында ИТ-курсларда яшьләр генә түгел, бәлки ИТ-белгечләр дә укый ала, дип билгеләде.
КФУ ректоры Илшат Гафуров халыкның ИТ-грамоталылыгын өзлексез күтәрү һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә кадрлар әзерләү өчен университетта эшләнгән белем бирүче онлайн-платформа концепциясе турында сөйләде. Бу Россиядә шундый беренче концепция, проект июльдә эшли башлады, диде ул.