ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән АКШ ка китте

2010 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Америка Кушма Штатларына юл алды.

Татарстан башлыгы Калифорния штатындагы Кремний үзәне төбәгендә булачак. Мәгълүм булганча, ул - компьютерлар һәм аларның состав өлешләрен, мобиль элемтә җиһазларын, биотехнологияләр җитештерү буенча югары технологияле компанияләр тыгыз урнашкан төбәк. Үзәннең оригиналь исеме микропроцессорлар җитештергәндә кремнийны ярымүткәргеч итеп кулланудан алынган. Үзәннең технологик үзәк буларак тарихы нәкъ менә шушы индустриядән башлана.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты ике көнлек сәфәр барышында Кремний үзәненең академик һәм эшлекле даирәсе вәкилләре, АКШ татар җәмгыяте әгъзалары белән очрашачак. Программага шулай ук Калифорния һәм Стэнфорд университетлары командалары арасындагы футбол матчын тамаша кылу кертелгән.

Р.Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе составында шулай ук Премьер-министр урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәутдинов, Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов һ.б. бар.

Күптән түгел генә Калифорния бизнесменнары делегациясе Татарстанда танышу визиты белән булып киткән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International