Марат Әхмәтов: Татарстан Республикасында 860 мең гектарда уңыш җыелган, 2,5 млн. тоннадан артык ашлык суктырылган

2016 елның 6 августы, шимбә

Татарстан Республикасы кырларында 2,5 млн тоннадан артык ашлык суктырылды. Барлык мәйданнарның 58 проценты яки 860 мең гектар басуларда уңыш җыелда.

Бу хакта ТР Премьер-министры руныбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Әхмәтов видеоконференция режмында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте итте. Ул Татарстан Хөкүмәте йортында Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Марат Әхмәтов районнарда уңышны җыю темплары турында сөйләде. "Буада 100 мең тоннан артык ашлык суктырылган, бүген кичкә актанышлылар да бу күрсәткечкә ирешәчәкләр дип көтелә, ә итрәгә 100 мең тоннан ашлыкны Азнакай, Зәй, Сарман, Тәтеш районнары да сактырыр дип көтәбез", - диде ул. 

Әтнә районында 74 % мәйданнарда уңыш җыелган, ягъни 13,2 мең гектарда уңыш җыелган, 38,1 мең тонна суктырылган, Әлки районында 70 %, ягъни 21 мең гектарда уңыш җыелган, 93 мең тонна суктырылган. 

Марат Әхмәтов кайбер районнар башлыкларын уңыш җыюга игътибарлырак булырга өндәде. Әйтик, Баулы, Биектау, Югары Ослан, Алабуга, Мөслим районнарында республика буенча уртача күрсәткечләрдән уңыш җыю артта кала.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International