Татарстан Президенты Калифорниядә Венчур капитал фондында булды

2010 елның 20 ноябре, шимбә
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җомга көнне Калифорния штатына эшлекле визитын иң эре Венчур капитал фонды "Нью интерпрайз эссосоэйтс" (NEA) һәм танылган Стэнфорд университетыннан башлады.
Искәртеп үтәбез, Рөстәм Миңнехановның Кремний үзәненә кыска вакытлы визиты венчур компанияләрнең югары технологияле эшчәнлекләре белән танышуга һәм алар белән хезмәттәшлекне җайга салу мөмкинлекләре буенча фикер алышуга багышланган иде. Республика башлыгын 20 кешедән торган делегация озатып йөри, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
NEA Венчур фонды җитәкчелеге һәм аңа керүче компания вәкилләре белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты венчур капитал тарафыннан кертем өчен файдалы булган сайлап алуның башлангыч этабы принциплары белән кызыксынды. Фондны гамәлгә куючыларның берсе Дик Крамлих сөйләвенчә, хәзер NEA өстәмә финанслау чыганагына мохтаҗ булган 260 шәхси фирмадан алынган заявкаларны карый. Һәр ел саен шундый 2 мең кандидатура карала, алар арасыннан уртача 40ы гына сайлап алына. Иң мөһиме – “идея һәм аны гамәлгә ашыручы команда”, - дип билгеләп үтте Крамлих. Бу эшне гамәлдә күрсәтүче өчен Венчур фонд җитәкчелеге Рөстәм Миңнехановка Лос-Анджелесның зур булмаган компаниясе мисалында сайлап алу процедурасының башлангыч этабын тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Президентының эшлекле визиты программасының киләсе пункты Пало-Альтодагы Стэнфорд университеты булды, анда Рөстәм Миңнеханов аның президенты Джон Хеннесси белән очрашты һәм бизнес–мәктәпләр кампусын карады. Силикон үзәненең иң уртасында урнашкан Стэнфорд университетына 1891 елда нигез салынган. Әлеге университетны тәмамлаучылар "Hewlett-Packard", "Electronic Arts", "Sun Microsystems", "Nvidia", "Yahoo!", "Cisco Systems", "Silicon Graphics" һәм "Google" кебек компанияләргә нигез салучылар.
Р.Миңнеханов вуз президенты белән фикерләшкәндә Татарстан вузлары белән Стэнфорд университеты арасында студентлар алмашу мәсьәләсен күтәрде. “Төп максат безнең студентларның сезнең университетта уку мөмкинлегенә ия булулары”, - дип белдерде Татарстан Президенты. Хеннесси вуз президенты буларак, кабул итү кагыйдәләренә йогынты ясарга хокуклы түгелмен дип искәртте. Татарстан университетлары студентлары һәм аспирантлары “үзләре кыюлык күрсәтеп” Стэнфордка заявкалар җибәрсен һәм укырга керергә тырышсын.
Стэнфордның иң дәрәҗәлесе – бизнес мәктәбе. Р.Миңнеханов бу мәктәпкә укырга алганда сайлап алу критерияләре белән кызыксынды. Андый критерияләргә лидерлык сыйфаты, тәҗрибә һәм укырга керүченең фаразланган өлгерүчәнлек дәрәҗәсе керә икән. Бер елда 8 мең укырга керергә теләүчеләрнең 3 процент тирәсе генә бу мәктәптә уку бәхетенә ирешә икән, укырга керүчеләренең уртача яше – 27–28. Ел саен Стэнфордның бизнес мәктәбенә бары тик 4–8 россияле генә керә, дип белдерде университет ректоры Джон Этчеменди.
Стэнфордның бизнес мәктәбенә визит кысаларында Татарстан делегациясен Стэндфорд университетының Ауропа илләре, шул исәптә Ирландия белән кыска вакытлы бизнес-программалары һәм эш тәҗрибәсе кызыксындырды. Шулай ук очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов Америка вузының рус телен белүче аспирантларын Татарстанга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International