Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында урып-җыю барышы белән танышты

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара һәм Мамадыш муниципаль районнарына эш сәфәре кыла. Аны эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөри. 

Кукмара районына килүгә үк Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәре белән очрашты һәм урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Бүген монда мәйданнарның 70%ы җыеп алынган - 21,5 мең га. Көн саен игенчеләр 4,1 мең тонна бөртеклеләр җыеп ала, уртача уңыш 31,6 ц/га. Кукмаралылар барысы 68 мең тонна иген җыеп алган. 

Татарстан Президенты авыл хезмәтчәннәренең эшен уңай бәяләде, авыл хуҗалыгының башка юнәлешләрен дә үстерергә кирәк, дип белдерде, бигрәк тә терлекләрнең баш санын арттыру юнәлешен. Район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара районы бүген сөт җитештерү буенча алда бара, дип җавап бирде: көненә 202 тоннадан артык. 

«Урал» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы тарафыннан төзелгән яңа мегафермада булганда да бу тема дәвам итте. Аңлатмаларны предприятие директоры Газинур Хәбибрахманов биреп барды. 

«Урал» АХҖК башлыгы искәрткәнчә, яңа проектны гамәлгә ашыру өчен 300 млн. сум акча тотылган. Мегаферма 1 мең савым сыерына исәпләнгән. Җитештерү куәте тәүлегенә 60 тонна. 

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов, «Урал» АХҖК (Түбән Казаклар авылы), Вахитов ис. АХҖК (Яныл авылы – Чура авылы), «Восток» ҖЧҖ (Ядегәр авылы), «Рассвет» АХҖК (Нырья авылы), «Әсәнбаш» ҖЧҖ АФ «Сөт иле» (Урта Кумор авылы – Березняк авылы – Әсән Елга авылы) һәм «Урал» ҖЧҖ (Киндерле Күл авылы) өсләреннән очып узып, урып-җыю темплары белән  танышты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International