Татарстан Президенты Кукмарада республика торак программаларында катнашучылар өчен төзелгән торак йортка күчү тантанасында катнашты

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районына эш сәфәре  кысаларында республика һәм федераль торак программаларында катнашучылар өчен төзелгән 21 фатирлы йортка күчү тантанасында катнашты.  

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юллар хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин, «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты. 

Яңа фатирларны Бөек Ватан сугышы ветераны гаиләсе, дүрт ятим бала, шулай ук авария хәлендәге йорттан күчкән 16 кеше алды.

Тантанада катнашучыларны котлап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан озак еллар буена кешеләрнең торак шартларын яхшыртуга юнәлгән федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыра. 

«Бу матур йорт гражданнарны тузган тораклардан күчерү программасы буенча төзелгән. Кешеләр иске, тузган фатирларыннан яңа һәм уңайлы фатирларга күчәләр. Бәхет сезгә!» - диде Татарстан Президенты, шуннан соң йорттагы яңа фатирларның берсен карап чыкты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Норма елгасы яр буена юнәлде. Монда аны Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман каршы алды. Ул су саклау зонасын төзекләндерү проектын тәкъдим итте. Бүгенгә җәяү йөрү зонасында эшләр тәмамланган, парк скульптуралары куелган. Киләчәктә спорт белән шөгыльләнү мәйданчыкларын булдыру планлаштырыла. Шул ук вакытта елга рельефы һәм сулыкның биологик составы үзгәрмәячәк.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International