Татарстанның 2011 елга бюджет проектына карата 195 тәкъдим кергән

2010 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты “2011 елга, 2012 һәм 2013 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын икенче укылышка әзерләде. Утырышта Татарстант парламенты башлыгы урынбасары Александр Гусев, комитет рәисе Морат Гаделшин, республика министрлык-ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Комитет рәисе М.Гаделшин хәбәр иткәнчә, бюджет проектына 195 төзәтмә кергән. Шуның 112се – ТР Хөкүмәтеннән, 83 - Дәүләт Советы депутатларыннан.

ТР Хөкүмәте төзәтмәләрен ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин яңгыратты. Аның сүзләренә караганда, 2011 елга федераль бюджпроекты икенче укылышта кабул ителгән. Аның нәтиҗәсендә, федераль казнадан Татарстан Республикасы бюджетына җибәреләсе акча күләме 12, 9 млрд. сум дип расланган. ТР Министрлар Кабинеты тәкъдимнәренең икенче блогы федераль программаларны уртак финанслауга кагылышлы. Өченче блок бюджет акчасын бүлекләр буенча яңадан бүлеп чыгу белән бәйле.

ТР Хөкүмәте, бюджетка кертелгән тәкъдимнәр нәтиҗәсендә, Татарстан Республикасы бюджетының керем өлешен - 92 658 222,4 мең сумга (беренче укылышта 79 млрд. 763 млн. 308 мең сум дип каралды), чыгым өлешен 103 162 630,9 мең сумга (башта 89 млрд. 952 млн. 404,3 мең сум иде) җиткерергә тәкъдим ителә. 2011 елга бюджет кытлыгын 10 504 408,5 мең сум (башта 10 млрд. 189 млн. 093,9 мең сум) итеп тәгаенләү сорала.
Бүген утырышта Татарстан Хөкүмәте тарафыннан кертелгән тәкъдимнәрнең барысы да хупланды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев тарафыннан тәкъдим ителгән төзәтмәләр хупланды. Аерым алганда, ул сәламәтлек саклаучы дәүләт учреждениеләрен медицина иминияте системасы аша финанслауны арттыруны сорый. А.Гусев шулай ук ятим, караучысыз калган балаларны торак белән тәэмин итүгә каралган акчаны арттырырга тәкъдим итте. Депутатлар бу максатларга каралган 53 млн. 300 мең сум акчаны 106 млн. 600 мең сумга кадәр арттыруны хуплап тавыш бирде. Мондый ук тәкъдим белән коммунист Хафиз Миргалимов та чыккан иде.

КПРФ фракциясе депутатлары тарафыннан тәкъдим ителгән башка төзәтмәләр кире кагылды. Алар арасында нык искергән йортларда яшәүчеләрне социаль торак белән тәэмин итүгә, республика музейларын (аерым алганда, Ленин музеен) төзекләндерүгә, авыруларга кичектергесез рәвештә операцияләр ясауга финансларны, балалар пособиеләрен арттыруга кагылышлылары бар иде.

Депутат Разил Вәлиев ТР Халыклары ассамблеясе эшчәнлеген тәэмин итү өчен финанслар күләмен 700 мең сум күләмендә раслау тәкъдиме белән чыкты. Аның төзәтмәсе депутатлар тарафыннан хупланды.

Аннан соң парламентның Социаль сәясәт комитеты тәкъдимнәре каралды. Аның ТР Хөкүмәте тарафыннан кертелгән төзәтмәләргә охшаш булган тәкъдимнәре хупланды.

Шулай ук Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетыннан тәкъдим ителгән бер төркем төзәтмәләр дә хупланды. Алар коррекцион мәктәпләрне һәм санаторие тибындагы учреждениеләрне финанслауны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшыру белән бәйле.

Комитет тарафыннан кертелә торган ике тәкъдим РФ Президентының РФ субъектлары административ үзәкләрендә РФ Президентының кабул итүбүлмәләрен ачуга кагылышлы күрсәтмәсен үтәүгә кагылышлы. ТР Юстиция министрлыгының чыгымнарын 5 млн. сумга арттырырга тәкъдим ителә.

Фикер алышу нәтиҗәсендә, “2011 елга, 2012 һәм 2013 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проекты ТР Дәүләт Советы тарафыннан икенче укылышта карау өчен җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International