ТР Президенты Р.Миңнеханов Росграницаның Идел буе территориаль идарәсе җитәкчесе С.Корнеев белән очрашты

2010 елның 22 ноябре, дүшәмбе

“Казан” һәм “Бигеш” халыкара аэропортларында РФ дәүләт чиге аша үткәрү пунктларын реконструкцияләү мәсьәләләре бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Росграницаның Идел буе территориаль идарәсе җитәкчесе Сергей Корнеев белән очрашуында күтәрелде. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР Иминлек советы секретаре Валерий Власов катнашты.

“Казан” һәм “Бигеш” халыкара аэропортларында РФ дәүләт чиге аша үткәрү пунктларын реконструкцияләү мәсьәләләре бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Росграницаның Идел буе территориаль идарәсе җитәкчесе Сергей Корнеев белән очрашуында күтәрелде. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР Иминлек советы секретаре Валерий Власов катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентның матбугат хезмәте.
“Казан” һәм “Бигеш” аэропортларында (Түбән Кама) һава пунктларын төзекләндерү эшләре 2013 елгы Казан Универсиадасына әзерлек белән бәйле рәвештә һәм һава аланнары аша пассажирлар, йөк агымының артуы сәбәпле башланган иде.
Бүгенге очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Корнеев дәүләт чикләре аша үткәрүче һава пунктларының матди-техник нигезен ныгыту, аларны заманча техник чаралар белән тәэмин итү мәсьәләләрен караган. Бу чараларның барысы да әлеге халыкара линияләрдә пассажирлар һәм йөк ташу күләмен арттырырга, халыкара сыйфат стандартларын кертергә ярдәм итәргә тиеш.

Иртәгә, 23 ноябрьдә, Сергей Корнеев “Казан” халыкара аэропорты Координация советы утырышын уздырачак, аэропортның генераль директоры Алексей Старостин белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International