Рөстәм Миңнеханов “Интеза” банкы” ЯАҖ Директорлар советы рәисе Антонио Фаллико белән очрашты.

2010 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә “Интеза” банкы” ЯАҖ Директорлар советы рәисе Антонио Фаллико белән очрашты.
Антонио Фаллико ике көнлек визит белән Казанда. Аның Татарстанга сәфәре программасында “ТАИФ”, “Казан май комбинаты”, “Бәхетле”, “Нәфис Косметикс”җәмгыятьләрендә булып, топ-менеджерлар белән очрашулар каралган.
Бүгенге очрашуда ТР Президенты “Интеза” банкы җитәкчесенә Татарстан белән кызыксынуы өчен рәхмәт белдереп, әлеге Италия банкының инде 9 ел Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә вәкиллекләре эшләп килүен билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын, эре инвестиция проектларын финанслауда катнашуы, “Интеза”га Татарстанның ышанычлы партнеры булырга ярдәм итәр, дигән өметтә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International