Ирек Фәйзуллин Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры итеп билгеләнде

2010 елның 24 ноябре, чәршәмбе
Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры итеп билгеләнде. Бүген республика Премьер-министры Илдар Халиков коллективка Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының яңа җитәкчесен тәкъдим итте.
Искәртеп узабыз, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының элеккеге башлыгы Марат Хөснуллин Мәскәү Төзелеш департаменты җитәкчесе итеп билгеләнгәннән бирле министр урыны буш торды. Бүген Татарстан Президенты моңарчы ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министы урынбасары вазифасын биләгән Ирек Әнвәр улы Фәйзуллинны яңа министр итеп билгеләү турындагы Указга кул куйды.
И.Халиков билгеләп үткәнчә, Марат Хөснуллин кебек көчле министрдан соң эшләве бер дә җиңел булмаячак. “Татарстанда төзелгән система илдә иң яхшылардан санала, шулай да ирешелгән позицияләрне саклап калу аларга ирешүгә караганда катлаулырак, - дип ассызыклады И.Халиков. - Әмма җайга салынган механизм, система бар, һәм Ирек Фәйзуллин әлеге системаның бер өлеше булып тора. Яңа министр үз алдына куелган бурычларны лаеклы төстә хәл итәр дип ышанам”.
Илдар Халиков Президент күрсәтмәсе буенча торак-коммуналь өлкәдә озак еллар эшләгән кеше буларак, министрның беренче урынбасары Рәүзил Хаҗиевка аерым мөрәҗәгать итте. “Минем фикеремчә, сезнең эшегез тагын да артачак, күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә күбрәк катнашуыгызны сорыйм”, - диде Премьер-министр Рәүзил Хаҗиевка.
“Безнең алда бик катлаулы бурычлар тора. Бу Универсиада объектлары гына түгел, ә торак төзелеше күләмнәренең артуы да. Аны хәл итү юлларын әле мин үзем дә ахырынача төшенеп җиткермим, - дип белдерде И.Халиков. – Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә безнең алда бик җитди бурычлар тора”.
“Яңа вазифа – ул медаль дә, орден да түгел, ә барыннан да элек зур җаваплылык. Мин сезгә һәм бөтен командага чын күңелдән Президентыбыз тарафыннан күрсәтелгән ышанычны аклавыгызны телим”, - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков Ирек Фәйзуллинга.
Ирек Фәйзуллин үз чыгышында республика Президенты һәм Премьер-министрга күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде һәм коллективка ул яңа вазифага билгеләнү белән министрлыкта бернинди үзгәрешләр дә булмаячак, дип вәгъдә итте. “Алдыбызда торган бурычларны хәл итү юнәлешендә эзлекле төстә хәрәкәт итәчәкбез”, - диде ул.
Илдар Халиков Ирек Фәйзуллинга символик министр портфелен тапшырды.
Ирек Фәйзуллин 1962 елның 8 декабрендә Казанда туган. 1985 елда “сәнәгать һәм гражданнар төзелеше” белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлегенең төп этаплары:
1985-1989 елларда - Казан инженер-төзелеш институтының металл конструкцияләр һәм корылмаларны сынау кафедрасы инженеры, баш инженер.
1989-1993 елларда – “Татстройпроект” Проект-төзелеш оешмасы баш инженеры, директор.
1993-1995 елларда – “Татстройпроект” акционерлык җәмгыятенең идарә рәисе.
1995-1997 елларда – “Казстройдекор” ЯАҖнең идарә рәисе.
1997-2002 елларда – “Татавтодор” берләшмәсе башлыгының беренче урынбасары.
2002-2005 елларда – “Татинвестгражданпроект” дәүләт баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры.
2005 елдан 2010 елның ноябренә кадәр - Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары, “Татинвестгражданпроект” дәүләт баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры.
Хезмәттә ирешкән уңышлары өчен Ирек Фәйзуллин “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Мактау хаты белән бүләкләнгән, “Россиянең мактаулы төзүчесе” һәм “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исемнәре бар.
Өйләнгән, бер малай һәм кыз тәрбияли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International