Азнакай муниципаль районы - республикада иң төзекләндерлегән районнарның берсе. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Азнакай районы оешуга 85 ел тулу һәм "Азнакайнефть" НГЧИ нә 60 ел тулуга багышланган тантаналы чарадагы чыгышында белдерде.
Бәйрәм Азнакайның "Юбилейный" стадионында үтте.
"Районыгыз бай тарихы һәм республика икътисады үсешенә керткән өлеше белән горурлана ала, - диде Татарстан Президенты. - Бу - район һәм республика нигезен формалаштыручы берничә буын нефтьчеләр, бөтен азнакайлыларның, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт нәтиҗәсе - бу җир элек-электән игенгә бай дип санала, шулай ук бу бизнес вәкилләре, социаль өлкә һәм шәһәр хуҗалыгы хезмәткәрләре, иҗат итүчеләр хезмәте нәтиҗәсе".
Рөстәм Миңнеханов сугыш һәм хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде, алар бу җирдә тынычлык һәм иминлекне саклап калучылар. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Азнакай җире дүрт Советлар Союзы Герое, сигез Социалистик хезмәт герое, Росия героен үстергән.
"Эшебезнең өстенлекле юнәлеше - гражданнарыбыз, татарстанлылар тормышын мул итү. Бу максатта республикада икътисад, нефть-газ химиясе секторы, авиатөзелеш, машина төзелеше, башка тармаклар бик актив үсә. Бизнес өчен өстәмә шартлар һәм инфраструктура булдырыла, эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Бу - "ТАНЕКО", ТАИФ-НК, "Аммоний", "Иннополис" проектлары, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы, "ИнноКам" проекты. Безнең уртак эшебез нәтиҗәсендә Татарстан Россия регионнарында инвестиция климаты торышының илкүләм рейтингының беренче урынын алды", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, бүген икътисади потенциал күп кенә мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирә. Шулай итеп, республика программалары буенча торак йортлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм спорт объектлары, автомобиль юллары, коммуналь инфраструктура ремонтлана, парклар һәм скверлар төзелә.
"Сезнең район да соңгы елларда үзгәреш кичерде, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Бу бигрәк тә Азнакайның яңартылган бизәлешендә күренә. Биш елда районда 110 мең кв. метрдан артык торак, 24 спорт объекты, 9 сәламәтлек саклау объекты, 5 мәдәният объекты, 7 мәгариф учреждениесе, парклар төзелде. Бүген Азнакай районы - республиканың иң төзек районнарның берсе".
Татарстан Президенты белдергәнчә, районда юбилей чараларына әзерлек вакытында зур эшләр башкарылды. Аның сүзләренчә, ул бүген Җиңү паркының икенче чиратын, туган якны өйрәнү музеен һәм Балалар паркын караган.
"Азнакай районының 85 еллыгы «Азнакаевскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 60 еллыгы белән бергә туры килүе символик мәгънәгә ия - районның үсеше идарә эшчәнлеге белән нык бәйле", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты идарә ветераннарына үзләрен аямыйча һәм геройларча хезмәт куюлары, шулай ук республика нефтьчеләренең бүгенге казанышларының нигезе булган патриотлык рухы өчен рәхмәт белдерде.