Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районына эш сәфре кыла. Әгерҗе шәһәрендә аның катнашында 300 урынга исәпләнгәнһәм татар шагыйре, драматургы һәм композиторы Ләбиб Айтуганов исемен йөрткән мәдәният йорты ачылды.
Тантаналы чарада Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе халкын бу әһәмиятле вакыйга белән котлады һәм бүген клубның һәр авылда, торак пунктта булырга тиешле объект икәнен ассызыклады, анда концертлар үткәрелә, төрле түгәрәкләр оештыруга бөтен шартлар бар.
"Без бүген сезнең белән шатланабыз, - диде Татарстан Президенты. - Сездә шундый кхркәм учреждение ачыла: авыл клубы һәм спорт залы - икесе бергә. Авыл тормышы шәһәрнекеннән начаррак булырга тиеш түгел. Бүген без республикада авылга ярдәм итүгә, авыл халкы тормышының сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән 30 максатчан программаны гамәлгә ашырабыз".
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче рәсми затлар мәдәният йортын карадылар һәм шуннан "Яшьлек" ял итү скверына юнәлделәр.