Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш муниципаль районына барды. Аны сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаиль Камаев озата йөрде.
Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов район басулары өстеннән очып узды. Һава юлы маршруты «Нур Баян» ҖЧҖ (Пучы авылы), «Әнәк» агрофирмасы» ҖЧҖ (Әнәк, Иске Айман авыллары), «Саф» ҖЧҖ (Иске Сәфәр авылы), «Ташкын» ҖЧҖ (Иске Байсар авылы), «Чишмә» ҖЧҖ (Аккүз авылы), «Тамыр» ҖЧҖ (Иске Богады авылы), «Нигез» ҖЧҖ (Аиш авылы), «Башак» ҖЧҖ (Яңа Әлем авылы) хуҗалыклары аша булды.
Басулардагы хәлләр турында хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда җентекләп сөйләделәр. Районда бөртеклеләр 44 мең га тәшкил итә. Бүгенгә 87% игеннәр җыеп алынган, бу – 38,2 мең га. Уңыш 33 ц/га, көн саен актанышлылар дәүләткә 3 мең тонна икмәк тапшыралар.
Фаиль Камаев билгеләп үткәнчә, районда терлекчелеккә дә зур игътибар бирелә. Актаныш районы сөт җитештерү буенча республикада дүртенче урында. Көнлек савым 156 тоннадан артып китә.
Очрашудан соң Рөстәм Миңнеханов Актаныш авылына юнәлде, анда «Агыйдел» мәдәният йортына капиталь ремонт йомгаклары белән танышты.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Актаныш авылының төзекләндерелгән яр буен ачу тантанасында катнашты. Ял итү зонасына кергән җирдә сквер символы – аккош урнаштырылган. Территориядә фонарьлар, урындыклар һәм урналар куелган, буада яктырткычы булган егерме метрлы фонтан бар. Балалар өчен уйнау комплексы корылган, өлкәнрәкләр өчен – төрле тренажерлары белән спорт мәйданчыгы төзелгән.
Актаныш халкын шушы тантанлы вакыйга белән котлап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республиканың һәр районында һәм шәһәрендә ял парклары ачыла, су саклау зоналары төзекләндерелә.
«Сез бик матур урын сайлагансыз. Без сезнең белән бергә шатланабыз. Монда эш күп әле, башлангычы шәп, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Республика җитәкчелеге үзенә авыл халкы өчен шәһәрнекеннән кайтыш булмаган уңай шартлар тудырырга дигән максат куйды».
Бу күркәм ял паркы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән корылды һәм без аңа рәхмәтле, диде чыгышында район башлыгы Фаиль Камаев.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Фаиль Камаев төзекләндерелгән яр буен карап чыктылар.
Эш сәфәре азагында Татарстан Республикасы Президенты Актаныш агрегат заводында булды. Предприятие «КАМАЗ» ГАҖ өчен комплектлаучылар җитештерә.
Предприятие җитәкчелеге Рөстәм Миңнехановны җитештерүне үстерү проекты белән таныштырды, чыгарылучы продукция ассортиментын тәкъдим итте: тормоз колодкалары, кронштейннар һәм башкалар.