Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан киләчәген автомобиль тармагы үсешендә күрә”

2010 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан киләчәген автомобиль төзелеше тармагы үсешендә күрә. Бу хакта бүген республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов Чаллыда узган Россиянең генераль һәм баш конструкторлары, икътисадның югары технологияле секторлар әйдәп баручы галимнәр һәм белгечләр советы утырышында белдерде. Заманча проектлау технологияләрен автосәнәгать өлкәсенә кертүгә багышланган утырышны Россия Хөкүмәте вице-премьеры Сергей Иванов алып барды.
Россия автомобиль төзелеше тармагы каршында 2020 елга кадәр РФда автосәнәгатьне үстерү стратегиясендә билгеләнгән зур бурычлар тора, дип билгеләп үтте Сергей Иванов совет утырышын ачканда.
“Бер елда 3,15 миллион җиңел автомобиль, 280 мең җиңел коммерцияле автомобиль, 280 мең йөк автомобиле, 35 мең автобус җитештерү планлаштырыла”, - дип белдерде С.Иванов.
“Бу чараларны гамәлгә ашыру ресурслар таләп итә, шул исәптә бюджет финанславын да”, - диде вице-премьер.
Утырыш ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Россия автосәнәгатендә зур роль уйнавын билгеләп үтте. “Киңәшмәнең “КАМАЗ” да узуы ук, Татарстан Россиянең автомобиль үзәкләренең берсе булуын сөйли. Барыннан да элек, бу -“КАМАЗ”, “Соллерс” биредә зур завод төзергә ниятли. Бу планны чынга ашыру өчен ярдәм кирәк булачак”, дип белдерде ТР башлыгы.
“Без нефть химиясе республикасы булып торабыз, пластмасс җитештерүдә лидерлар рәтендә барабыз, “Алабуга” МИЗ һәм “Мастер” КИП мәйданнарында автокомпонентлар җитештерүгә көч куярга кирәк. Бүген без бирегә чит ил компанияләрен чакырабыз, эре компанияләрнең “КАМАЗ” белән уртак предприятиеләре бар инде, “Соллерс”ның перспективалары бар. Бу юнәлештә эшләячәкбез”, - дип белдерде ТР Президенты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International