Равил Моратов: “Татарстанда бернинди дә хезмәт мигрантлары булырга тиеш түгел”

2010 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстанда бернинди дә хезмәт мигрантлары булырга тиеш түгел, төзелеш өлкәсе генә искәрмә булып калырга мөмкин. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссия утырышында ТР Хөкүмәте беренче вице-премьеры Равил Моратов белдерде.
“Татарстанда эшче көчләр ихтыяҗын республика һәм Россия Федерациясендә яшәүче гражданнар исәбенә бетерергә кирәк, - ди Равил Моратов. – Чит ил кешеләре бездә булмаячак. Әгәр билгеле урыннарда Татарстан гражданнары эшләми икән, Тамбов, Рязаньнан чакырыгыз, хәрби комиссариатлар, мәшгульлек үзәкләре белән тыгыз элемтәдә булыгыз”. Аның фикеренчә, армиядә кайткан 6100дән артык татарстанлылар потенциалын актив файдаланырга кирәк. “Аларны укытыгыз, яхшы хезмәт хакы түләгез. Бездә эшсез яшьләр булганда хезмәт мигрантларын эшләтмәкче буласызмы?”, - дип мөрәҗәгать итте киңәшмәдә катнашучыларга Равил Моратов.
“Без транспорт өлкәсенә хезмәт мигрантларын кертү өчен рөхсәт бирмәячәкбез, бигрәк тә Универсиада алдыннан. Автобус йөртүче чит ил кешеләре телне, шәһәрне белми. Без әле җәмәгатьчелек транспортының халыкны җәлеп итүен телибез”, - дип билгеләп үтте Равил Моратов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International