Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры репетициясендә булды

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры репетициясендә булды.

Репетицияләр Салих Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда (Казан) узалар.

Кунаклар өчен Дмитрий Шостаковичның 11 нче симфониясеннән (1905 ел)  фрагмент уйнап күрсәттеләр. Оркестор дирижеры Александр Сладковский билгеләп үткәнчә, Шостаковичның 11 нче симфониясе белән Натан Рахлин җитәкчелегендә Татарстан оркестры тарихы башланып киткән.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, 2 августтан оркестр «Мелодия» фирмасы өчен Дмитрий Шостаковичның барлык симфонияләрен һәм инструменталь концертларын язуга керешкән. Бу глобаль музыкаль  проект бөек композиторның 110 еллык юбилеена багышлана.

Проектның тавыш режиссеры – Мариинский театрының баш тавыш режиссеры Владимир Рябенко.

Рөстәм Миңнеханов оркестрантларга бу җаваплы эшләрендә уңышлар теләде. Һәм «Мелодия» фирмасы өчен башкарылучы әлеге проектның югары дәрәҗәдә башкарылачагына ышаныч белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International