Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков журналистлар - Россия Федерациясендәге чит илләр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Очрашу Казанда ТР Хөкүмәте йортында үткәрелде.
Искәртеп үтик: Казанга 2 көнлек (26, 27 ноябрьда) танышу визиты белән килгән Россиядә эшләүче чит илләр ММЧ вәкилләре кичә югары технологияләр өлкәсе ИТ-паркының технопаркында булып, ТР элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Николай Никифоров кунакларга Татарстанда гамәлгә ашырыла торган ИТ-проектларны тәкъдим итте.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында журналистлар Татарстан Премьер-министрына Казанда 2013 елда булачак Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру турында, Татарстан кебек шулкадәр күп милләтле төбәктә толерантлык принципларының ни рәвешле саклануы, Татарстан Республикасының БДБ илләре һәм дөньякүләм бергәлек белән икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлеге һ.б. хакында сораулар бирделәр.
Илдар Халиков, үз чиратында, журналистларның бу юлы Казанга килеше мәгълүмат чаралары мөхәррирләре куйган һөнәри бурыч-максатларны гына хәл итеп калмыйча, шулай ук Татарстан башкаласы, аның истәлекле, күркәм урыннары һәм халкы белән якыннан танышу мөмкинлеге дә бирер, дигән өмет белдерде. Казан бүген Россиянең спорт башкаласы һәм илнең өченче башкаласы булып бик хаклы санала, дип искәртте ТР Хөкүмәте башлыгы.
Чит илләр ММЧ вәкилләренә җавабында, 2013 ел Универсиадасына әзерлек – ул Казанның бүгенге тормыш-яшәеше, диде һәм, татарстанлылар өчен 2013 ел Универсиадасы - ул Казанда кунаклар һәм ярышларда катнашучылар яшәп алачак ике-өч атна гына түгел, бу, барыннан да элек, - спорт инфраструктурасы, республикада тоелачак спорт рухы, дип өстәде.
Универсиада-2013 кысаларында файдаланылачак спорт объектларының күп өлеше инде төзелеп, шәһәр халкы тарафыннан актив кулланыла, диде Илдар Халиков. 2013 елгы Бөтендөнья җәйге спорт уеннарында катнашучы спортчылар торачак Универсиада авылы (аның беренче чираты) да, шулай ук, сафка бастырылып, анда Казанның югары уку йортлары студентлары күченде, дип искәртте ул. Универсиада авылы төзелеше бүген югары темплар белән дәвам иттерелә.
Казанда булдырылган инфраструктура халыкара дәрәҗәдәге төрле ярышлар уздырырга мөмкинлек бирә, дип белдерде И.Халиков, спортчылар өчен исә дөнья стандартларына туры килгән барлык шартлар да бар.
Студентлар спортына килгәндә, шуны әйтергә кирәк: республикада күптән түгел студентлар футбол лигасы төзелде, һәм көзен 52 команда футбол турнирында катнашты. Футбол лигасы үрнәгендә әйдәп баручы спорт төрләре буенча студентлар лигасы оештыру һәм яшьләр командалары арасында ярышлар үткәрү күздә тотыла.
Илдар Халиков, үзенең нинди спорт төре белән шөгыльләнүе турындагы сорауга җавабында, яшьрәк чакта йөгерү, чаңгыда йөгерү булса, бүген исә футболга өстенлек бирүе хакында әйтте.
ТР Хөкүмәте башлыгы Универсиада-2013кә транспорт мәсьәләсендә әзерлек турында киңрәк тукталып, Татарстанның Казанда транспорт инфраструктурасын үстерү турындагы инициативасын федераль хөкүмәт хуплады, дип искәртте. Хәзерге вакытта Казанда юл аермалары төзү, моңа чит ил инвесторларын җәлеп итеп “Казан” халыкара аэропортын модернизацияләү эшләре тулы көченә бара, “Россия тимер юллары” (РЖД) ААҖ “Казан” аэропортын Казанның үзәк өлеше белән тораштырачак тимер юл салырга булды һәм аннан зур тизлекле поезд җибәреләчәк, диде.
Очрашу барышында журналистлар, спортны җәелдерү һәм, аерым алганда, югары казанышлар спортын үстерү төбәктә ничек итеп толерантлыкны ныгытырга, кешеләрне бер-берсенә якынайтырга булыша, дип кызыксынды.
2013 елда Универсиада һәм башка халыкара чаралар уздырганда, соңгылары Казанда хәзер даими үткәрелә, куркынычсызлык тәэмин ителеше мәсьәләсе буенча да аерым сүз булды.
Татар халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклау, шулай ук татар телен саклау өчен Татарстанда нәрсә эшләнә, дигән сорауга Илдар Халиков, республикада бу проблема күпкә киңрәк карала, диде. Республика территориясендә яшәүче барлык халыкларның да телләре, мәдәниятләре һәм традицияләре саклансын өчен барлык шартлар да тудырылган. Әйтик, якшәмбе мәктәпләре, республика шәһәрләрендә милли юнәлешле мәктәпкәчә белем бирү һәм мәгариф учреждениеләре эшли, Татарстанның дүрт шәһәрендә Халыклар дуслыгы йортлары булдырылды һәм аларда милли җәмгыятьләр вәкилләре концертларга, милли бәйрәмнәргә әзерләнү өчен җыела, диде.
ТР Премьер-министры белән очрашуда «Ля Круа» (Франция), «Ла Вангуардия» (Испания), «Актуалне» (Чехия), «Час» (Латвия) газеталары, “Рейтер” (Бөекбритания), «Бета-ньюс» (Сербия), Румыния ТВ (Румыния), ИРНА (Иран), «Пи-Ти-Ай» (Һиндстан) агентлыклары, «NHK» (Япония), «BBC» телерадиокомпанияләре вәкилләре - барлыгы 26 кеше катнашты.