Бүген, Әниләр көне алдыннан, ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казанның Юлиус Фучик урамындагы йортларның берсендә яшәүче күп балалы Зәйнуллиннар гаиләсендә булды.
Миләүшә белән Фәнил Зәйнуллиннар бергәләп 5 бала тәрбияли. Казан кооператив техникумын тәмамлаган олы кызлары Эльвира Казан кооператив институтында укуын дәвам иттерә. Алсу Казан юридик институтының I курсында читтән торып белем ала һәм укуын хезмәт белән бәйләп алып бара. Алия белән Лилия татар-төрек лицеенда, шул ук вакытта музыка мәктәбендә дә укыйлар. Кече балалары 6 яшьлек Марат исә балалар бакчасына йөри.
Зәйнуллиннар – уңышлы гаилә: аларда мөнәсәбәтләр үзара хөрмәткә корылган, бу исә балаларда да чагылыш таба. Балалар сәләтле, тырыш һәм хезмәт сөючән, гаиләдә дөрес тәрбия алган буларак характерлана.
Ә инде Миләүшә Әнвәр кызы газиз балаларын тәрбияләүне тормышы өчен иң кыйммәтлесе санаган үрнәк ана итеп куела. “Биш баланың әнисе булу әллә ни катлаулы түгел. Зур гаилә - ул зур шатлык”, - ди әни кеше.
М.Зәйнуллина 1 нче трамвай депосында эшли, моннан тыш, иҗтимагый чараларда актив катнашып, җиңүләргә ирешә. “Казан шәһәренең иң яхшы яшь трамвай йөртүчесе” исемен яулаган, 2007 елда “Ана даны – Материнская слава” медале белән бүләкләнгән тырыш хатын-кыз ул.
Зәйнуллиннарның гаилә башлыгы Фәнил Фәһим улы гаиләгә һәм балаларын тәрбияләүгә зур игътибар бирә, бакча кишәрлегендә хезмәт белән ял вакытларын оештыра, кызларга укуларында ярдәм итә. Татар республика инкассациясе идарәсе үзәк гаражында машина йөртүче булып эшли.
Бүген шушы гаиләгә килгән югары кунаклар - ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Казан мэры Илсур Метшин Зәйнуллиннар фатирын карап, гаилә әгъзалары белән әңшәмәләште. “Тату гаилә булуы – үзе бәхет ул”, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков һәм сәләтле, мәрхәмәтле балалар тәрбиләүче, шул ук вакытта эшендә дә өлгер булган әниләре Миләүшә Зәйнуллинаны үрнәк итеп күрсәтте. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән Әниләр көне белән котлап, гаиләгә сәламәтлек, игелеклелек һәм “югары бәхет – гаилә бәхете” теләде. И.Халиков, балалар да киләчәктә шундый ук бәхетле һәм матур тормышлы булсын, дигән теләктә. Әниләр көне һәм, аерым алганда, Зәйнуллиннар гаиләсе турындагы сюжетны телеэкраннарда күргән татарстанлылар өчен бу гаиләдә хөкем сөргән күркәм мөнәсәбәтләр өлге булачак, дип инана Премьер-министр.
Кунаклар бүләк итеп алып килгән суыткыч, плазмалы телевизор, ике ноутбук, фотоаппарат, МР3-плеер һәм уенчыклар әлеге очрашуны көн саен искәртеп, гаилә тормышына озак вакытлар ямь биреп, көнкүрештә һәм укуда ярдәм итеп торачак әле.