Казанда “Пирамида” комплексында мәктәп укучылары арасында информатика буенча XXVIII халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды.
Җиңүчеләрне котларга Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков килде.
Тантанада шулай ук РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Информатика буенча халыкара олимпиада (IOI) президенты Красимир Манев катнашты.
Искә төшерәбез: Россиядә олимпиада 2016 елда беренче тапкыр уздырыла, Казан ярышлар уздыру хокукын Япония һәм Әзербайҗан шәһәрләре арасында яулап алды.
Олимпиадада 81 илдән 314 укучы катнашты. Россия командасы балларның гомуми суммасы буенча “көмеш” призлы булды. “Алтын” – Кытай Халык Республикасы командасында.
Татарстан Премьер-министры олимпиадада җиңүчеләргә алтын медальләр тапшырды.
“Сез Казанны, конкурс жюриен һәм барлык оештыручыларны таң калдырдыгыз. Сез гадәттән тыш талантлы, уникаль балалар булып чыктыгыз, әле спорт белән дә шөгыльләнәсез икән – сезнең кайсыгыздыр хәтта кулын яисә аягын сындырган. Һәм, әлбәттә, күпләрегез олимпиада кысаларында оештырылган милли бәйрәмебез Сабан туенда катнашкан. Сез - зур энергияле, дус, интеллектуаль команда”, - диде ул катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Илдар Халиков барысын да уңышлы узган олимпиада белән котлады.
Олимпиаданың “көмеш” медальләрен ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов тапшырды.
IOI флагы Казаннан Иранга - алдагы олимпиада уздыру урынына җибәрелде. Информатика буенча мәктәп балалары арасында үткәрелә торган халыкара олимпиаданың (IOI) төп символын тапшыру чарасы җиңүчеләрне бүләкләгәннән соң булды.
Олимпиадада катнашучылар һәм тантана кунаклары өчен Татарстан иҗат коллективлары катнашында концерт булды.