Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда республика предприятиеләренең “Ренова” компанияләр төркеме һәм “Сколково” инновацион үзәге белән ике якка да файдалы хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре хакында фикер алыштылар. “Ренова” компанияләр төркеме вице-президенты – идарә әгъзасы Ринат Халиков җитәкчелегендәге “Ренова” компанияләр төркеме һәм “Сколково” инновацион үзәге вәкилләре белән очрашуны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Искәртеп узабыз, “Ренова” компаниясе һәм “Сколково” инновацион үзәге белгечләреннән торган делегация Казанга ике көнлек эш визиты (28-29 ноябрь) белән килде. Визитның программасы “Сколково” үзәгенең Казан (Идел буе) федераль университеты, шулай ук “Идея” инновация-җитештерү технопаркы, ИТ-парк һәм башка структуралар белән хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре хакында фикер алышуны үз эченә ала.
Очрашу башында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан инновацион структураларының “Сколково” үзәге белән хезмәттәшлегенә кагылышлы мәсьәлә республика өчен бик тә кызыклы. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Россиядәге күп кенә төбәкләрнең инновацияләрне үстерү һәм кулланышка кертү өлкәсендә тупланган тәҗрибәсе бар, аны “Сколково” үзәген оештырганда алга таба файдалану өчен үзләштерергә мөмкин.
“Ренова” компанияләр төркеменең идарә әгъзасы Ринат Халиков кыскача гына “Ренова” компанияләр төркеменең төп эшчәнлек юнәлешләрен тәкъдим итте, бүгенге көндә әлеге компаниянең “Сколково” үзәген төзү һәм үстерү өчен локомотив сыйфатында сайлап алынуын искәртте. Без Татарстанның Россиянең икътисади яктан үсеш алган бер төбәге икәнлеге, биредә югары темплар белән технологияләр, инновацион үзәкләр һәм технопарклар үсеш кичерүе, Казанның вуз фәне үзәге саналуы хакында беләбез, диде Ринат Халиков. Боларның барысы да Татарстанны бүгенге көндә “Сколково” алдында торган бурычларны бергәләп хәл итү өчен җәлеп итәргә мөмкин булган төбәк буларак карарга мөмкинлек бирә.
“Ренова” компанияләр төркеменең югары технологияләрне үстерү буенча директоры Михаил Лифшиц югары технологияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру хакында сөйләде. Ул “Сколково”ны оештыру процессында, хаталарын кабатламас өчен, мондый үзәкләре булган башка илләрнең тәҗрибәсен исәпкә алырга кирәк, дип саный. Моннан тыш, Михаил Лифшиц фикеренчә, “Сколково” үзәге шунда ук Бөтендөнья системасына интеграцияләнергә тиеш.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, очрашуга нәтиҗә ясап, “Ренова” компаниясе һәм “Сколково” үзәге белгечләренең Татарстанның инновацион структуралары белән фикер алышулары нәтиҗәле узуын теләде. Ул шулай ук инновацияләрне үстерү өчен илдә әзерлекле белгечләр булырга, дөнья тәҗрибәсе өйрәнелергә тиеш, дигән фикерен белдерде.
Көннең икенче яртысында “Идея” технопаркы җитәкчелеге, Казан югары уку йортлары ректорлары, ТР Инвестиция-венчур фонды, ТР Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү комитеты, ТР Сәламәтлек саклау (медицина технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек), Мәгълүматлаштыру һәм элемтә (ИТ-паркны тәкъдим итү) министрлыклары вәкилләре белән очрашулар узачак.